Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

“Өмет” фольклор ансамбле тирә-якка нур сибә

Алар күңеленә ниндидер сихри аһәң яшеренгәндер. Шулай булмаса, чишмә тавышыдай челтерәп чыңлап аккан серле авазлар җанга моң булып иңәр идемени?!

Балык бистәсе Мәдәният йортында эшләп килгән "Өмет"ансамбле җырларын тыңлаганда иң әүвәл күңелгә шундый уйлар килә. Кемнәр соң ул дисезме? Киңрәк таныштыру өчен аз гына үткәннәргә чигенеш ясап, ансамбльнең туган елына күз салыйк.

Фирдания Бәдретдинова җитәкчелегендәге татар фольклор ансамбле 2008 елның ноябрь аенда эшли башлый. Ансамбль оешканчыга кадәр төрле бәйрәм чараларында актив катнашып килгән өлкән яшьтәге үзешчәннәрне бергә туплау уе район Мәдәният йорты директоры Фирдания Гомәр кызы Әхмәтҗанова күңеленә килә. Аның тәкъдимен район ветераннар советы рәисе Мария Александрова да күтәреп ала. Шулай итеп районда беренче татар фольклор ансамбле оеша. Исеме дә җисемгә туры килерлек-"Өмет"! Җиңүгә омтылыш, киләчәккә өметле караш та шушы мәгънәле сүзгә сыйган. Бүгенге көндә ансамбльгә җыр-моңны яраткан 10 ветеран йөри. Иң яшенә 57 яшь булса, иң өлкәненә 77 яшь. Бу хакта Мәдәният йорты директорының үз фикере.

(Бу язманы газетабыздан укый аласыз).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев