Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

«Өмет» бездә кунакта!

5 октябрь "Өлкәннәр көне" уңаеннан Балык бистәсенең "Өмет" ансамбле Түбән Тегермәнлек авылына концерт программасы белән килде. Концерттан соң ансамбльнең җитәкчесе Фирдания Бәдретдиновага сораулар белән мөрәҗәгать иттем. -Фирдания апа, әлеге ансамбльне оештыру идеясе ничек туды? Ансамбль кайчан оешты? -Район мәдәният йорты директоры Әхмәтҗанова Фирдания Гомәр кызы: "Әгәр шундый ансамбль оештырсак, җитәкчелек...

5 октябрь "Өлкәннәр көне" уңаеннан Балык бистәсенең "Өмет" ансамбле Түбән Тегермәнлек авылына концерт программасы белән килде.
Концерттан соң ансамбльнең җитәкчесе Фирдания Бәдретдиновага сораулар белән мөрәҗәгать иттем.
-Фирдания апа, әлеге ансамбльне оештыру идеясе ничек туды? Ансамбль кайчан оешты?
-Район мәдәният йорты директоры Әхмәтҗанова Фирдания Гомәр кызы: "Әгәр шундый ансамбль оештырсак, җитәкчелек итәсеңме?", - дип, мөрәҗәгать итте. Мин бик теләп риза булдым. Шулай итеп 2008 елның 7 ноябрендә оештык, быел безгә 4 яшь була.
-Группагызның составы турында бераз сөйләп китегез әле?
-Районыбызның 60-77 яшьлек талантлы өлкәннәрен җыеп, ансамбль оештырдык. Группада барлыгы 11 кеше. Шулай ук баянчыбыз Нәҗип Вәлиәхмәтов, аппаратурада Вәгыйз Шәвәлиев, алып баручы Гөлия Кәримуллина, җырчы Илгизәр Җәләлов та "Өмет" куйган бөтен концертларда да катнашалар.
-Шушы вакыт эчендә нинди конкурс-фестивальләрдә катнашырга өлгердегез?
-Иске Казан "Түгәрәк уен" фольклор республика фестивалендә 2 ел катнашып этнографик номинациясендә лауреат исемен алдык. Финалдан узып Екатеринбург шәһәренә бардык. Без анда җырлы, уенлы, биюле урак өсте, шәл бәйләү кебек этнографик күренешләр күрсәттек. Солистыбыз Кузнецов Семен хореография буенча лауреат булды.
5 сентябрь көнне Арча районында үткәрелгән "Балкыш" республика ветераннар фестивалендә 2 нче турда катнаштык.
-Концертларда еш катнашасызмы?
-Район мәдәният йортында үткәрелгән бөтен бәйрәмнәрдә дә катнашабыз. Шулай ук елына 3 тапкыр Әниләр көне, Өлкәннәр көне уңаеннан, яз көне оештырылган "Язгы моңнар" концерт программасы белән районыбыз авыллары буенча йөрибез. Фольклор коллектив булганлыктан, репертуарыбызда күбесенчә татар халык җырлары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев