Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Масштабы белән аерылып торды

Зур Мәшләк урта мәктәбендә "Бердәм дәүләт имтиханнарына әзерлек барышында укучыларның проект-тикшеренү эшчәнлеген үстерү" дигән темага семинар үтте. Анда республика кунаклары һәм мәктәпләрнең тарих укытучылары катнашты. Бу мәктәпнең, мөгаен, әле моңарчы бу кадәр күренекле шәхесләрне кабул иткәне булмагандыр. Очрашуга күрше Мамадыш районыннан, язучы Рафаэль Газизов җитәкчелегендәге делегация, якташлары Әхмәт Гаделгә багышланган...

Зур Мәшләк урта мәктәбендә "Бердәм дәүләт имтиханнарына әзерлек барышында укучыларның проект-тикшеренү эшчәнлеген үстерү" дигән темага семинар үтте. Анда республика кунаклары һәм мәктәпләрнең тарих укытучылары катнашты.
Бу мәктәпнең, мөгаен, әле моңарчы бу кадәр күренекле шәхесләрне кабул иткәне булмагандыр. Очрашуга күрше Мамадыш районыннан, язучы Рафаэль Газизов җитәкчелегендәге делегация, якташлары Әхмәт Гаделгә багышланган музей ачу тантанасында катнашты. Бу тантанага шулай ук язучы-тарихчы Шаһинур Мостафин, Нурулла Гариф, язучы, техник фәннәр кандидаты Ренат Нуруллин, фәннәр докторы, язучы Рифат Корбанов та килгән иделәр. Кунаклар яңа ачылган музейда булдылар. Ә бу эшне биредә мәктәп директоры Рафыйк Закиров белән тарих укытучысы Валентина Вафина дүрт ай вакыт эчендә башкарып чыкканнар. Билгеле инде, аларга Зур Мәшләк авыл җирлеге советы башлыгы Илдус Мифтахов, "Аяз-Ойл" җитәкчесе Нияз Шәмсетдинов, якташлары Ренат Нуруллин һәм башка эшмәкәрләр зур ярдәм күрсәткәннәр.
Музейда авылның ерак үткәнен, бүгенгесен чагылдырган бик күп кыйммәтле экспонатлар урын алган. Бөек Ватан сугышы ветераннары, тыл батырлары, Әфган сугышында катнашучылар, хәтта төрле елларда авыл Сабантуй батырлары хакында да документлар тупланган. Әлеге мәктәпкә нигез салган элеккеге директорлары Рифкать Мөхәммәтшинны да онытмаганнар алар. Музейның күпчелек өлеше күренекле шәхесләребезгә багышланган. Әлбәттә инде күпчелек урынны күренекле якташыбыз, Котлы Бөкәш мәктәбендә Равил Фәйзуллин белән урта мәктәпне тәмамлаган Әхмәт Гаделгә багышланган экспонатлар алып тора. Бу көнне әле аның улы Ихтияр Гаязов та әтисенең язу машинкасын бүләк итте.
Мәктәптә яңа дәресләр
Районыбыз мәктәпләре тарих укытучылары һәм музей җитәкчеләре бу көнне байтак кына ачык дәресләрдә катнаштылар.
(Тулырак язманы газетабыздан укый аласыз)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев