Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Марсель Сәлимҗанов хөрмәтенә яңа спектакль

7 ноябрь көнне Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрында "сезонның төп премьерасы" була. Төрек авторы Орхан Памукның "Минем исемем Кызыл" драмасы.Театрдан хәбәр итүләренә караганда, премьера атаклы режиссер Марсель Сәлимҗановның тууына 80 ел тулуга багышлана.

Спектакльне кую өчен Казанга режиссер Максим Кальсин чакырылды. Спектакльдә труппаның әйдәп баручы артистлары катнаша: Илдус Габдрахманов, Радик Бариев, Әзһәр Шакиров, Алсу Гайнуллина,Айдар Хафизов, Нәфисә Хәйруллина һ.б.

«Минем исемем Кызыл» - тарихи детектив. Биредә вакыйгалар XVI гасырда Төркиянең Госман империясенә кергән вакытында бара. Башваткычтагы сыман, катнашучыларның кыска монологларыннан акырынлап картина җыела - Кара исемле егет ике кешенең үтерүчесен табарга тиеш икәнлеге ачыклана...


Спектакль күп тема һәм линияләрдән тукылган чуар төстәге келәмне хәтерләтә. Биредә ни генә юк: мәхәббәт хатлары һәм яшерен запискалар, калын китапларның кечкенә формалары һәм патша китапханәләре, һөнәр һәм сәнгать... Һәм тагын күп кенә гыйбрәтле хикәяләр, алынма эпизодлар.

Спектакль Осман империясе тормышының вак детальләре белән тулган, тик шулай да, гомумән алганда, бу куелыш сәнгать хакында; төрки рәсем сәнгате традицияләре, төрекләрнең тормыш-көнкүрешләре һәм сәнгатьләренең Европа традицияләре йогынтысында ничек үзгәрүе һәм шушы үзгәрешләргә яраклашырга, бар көчләре белән мәдәни дөньяларын саклап калырга тырышкан кешеләр хакында.

Режиссер Максим Кальсин әлеге спектакльне танылган театр рәссамы, "Алтын битлек" Бөтенроссия театраль премиясе лауреаты Алексей Вотяков белән берлектә куя. Спектакль тарихи детальләргә бәйле булуга карамастан, аның сәнгатьчә чишелешендә иң яңа заман технологияләре кулланыла: 3d форматындагы картиналар күрсәтеләчәк зур экран, җиңел генә йорт бүлмәсенә, чәйханә яки шаулы көнчыгыш базарына әверелүче хәрәкәтләнүчән корылмалар...

"Минем исемем Кызыл" спектакленең премьерасы 7 ноябрьдә 19.00 сәгатьтә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрының Зур сәхнәсендә узачак.

Белешмә өчен:


Орхан Памук - төрек язучысы. Орхан Памук 40тан артык телдә бастырылган 7 роман авторы, Impac халыкара әдәби премиясе лауреаты, дөнья премиясе, "Prix Medicis Etranger" премиясе һәм тагын күп кенә исем-бүләкләр иясе. Ул бүгенге әдәбиятның классигы булып санала. Язучы 2006 елны әдәбият буенча Нобель премиясенә лаек була. Нобель комитеты хәбәрендә әйтелгәнчә, Памук премияне "туган шәһәренең меланхолик җанын эзләгәндә мәдәни алмашулар һәм бәрелешләрнең яңа символларын табуы өчен" алган.

Максим Кальсин - МДУның тарих факультетын тәмамлаган, ВГИКта Карен Шахназаров остаханәсендә белем алган һәм А.П.Чехов исемендәге МХАТ мәктәп-студисендә данлыклы театр режиссеры Кама Гинкаста укыган. 2011 елдан башлап - А.Пушкин исемендәге Магнитогорск драма театрының баш режиссеры.

http://intertat.ru/tt/madaniyat-tt/item/37550.html

Фото yandex.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев