Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Әле дә янәшәдә ул-Фотолар

Бу атнада Юлсубино авылы мәктәбендә «Җирдән китү үлем түгел икән әле, исән булса сине белгәннәр...» дип исемләнгән бик матур искә алу кичәсе узды. Аның монда уздырылуы очраклы хәл түгел иде. Чөнки чара күп еллар Юлсубино мәктәбендә директор вазыйфасын башкарган Гариф абый Шәйдуллинның тууына 90 ел булуга багышланган иде.

Биредә яшәү һәм эшләү дәверендә мәктәп тормышын гына түгел, авыл яшәешен дә бөтен җаны-тәне белән кайгырткан, бик күп яхшы гамәлләр кылган, күпләргә олы тормыш юлына аяк басарга ярдәм иткән Гариф Шаһиевичны бүген дә һәркем җылы, олы рәхмәт хисләре белән искә ала.
«Салават күпере» журналы да әлеге кичәгә чакырылып шушы матур истәлекләрнең шаһиты булды. Шулай ук биредә «Яңа гасыр» телерадиокомпаниясе, Казан (Идел буе) федераль университеты доценты, Татарстанның атказанган укытучысы Рәйсә Садриева, Балык Бистәсе районы мәгариф бүлеге башлыгы Илсур Садыйков, Гариф абый Шәйдуллин белән эшләгән укытучылар, авыл, мәктәп җитәкчеләре, бүгенге Юлсубино мәктәбе коллективы һәм укучылар катнашты. Казан (Идел буе) федераль университетының кафедра мөдире, педагогика фәннәре докторы, профессор Әнвәр Хуҗиәхмәтов укучыларга бүләк итеп китаплар җибәргән иде.
Без мәктәп музеенда булып авыл тарихын, аның үткәнен чагылдырган көнкүреш әсбаплары белән дә, Юлсубино авылыннан чыккан олы хөрмәткә лаек шәхесләр турында истәлекләр белән дә таныштык. Шунда ук Гариф Шаһиевичның гәҗит-журналлар белән язышкан хатларына да күз салдык. Димәк, Гариф абый әдәбиятка да гашыйк кеше булган, беренче каләм чарлауларның нәкъ менә гәҗит-журналлардан башлануын аңлаган.
Чыннан да, кичәдә искә алынганча, Гариф абый уку, белемле булуны зур эш итеп кую белән беррәттән, шигырь, хикәяләр язарга һәм башка бик күп эшләргә вакыт таба торган, үзеннән соң якты эз калдырган олы шәхес булган.
Юлсубино авылының, кешеләренең шундый шәхесләрен онытмавы һәм алар турында үсеп килүче буынга җиткереп яшәүләре сокландыра. Балалар белемгә, тормышта үз урынын табарга, кирәкле кешеләр булырга омтылып үсәләр.
Алсу Низамиева,
«Салават күпере» журналының әдәби мөхәррире.
Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: кичә