Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

“Көзге мозаика”

Алтын көз-төсләрнең җетелеге, муллыгы, үзгә бер матурлыгы белән әсир итә. Нәкъ менә көз көне беренче карашка гади генә җиләк-җимешләр әкият геройларына, хикмәтле хайван, җәнлекләргә әвереләләр дә куялар. Бу муллыкны күргәч берәр матур әйбер ясыйсы килә башлый инде.

Нәрсә дә булса ясау иҗади процесс кына түгел, ул баланың һәрьяклы үсешенә дә уңай йогынты ясый. Табигый материал җыю, балаларны әйләнә-тирә мохит белән танышырга ярдәм итә, физик яктан чыныктыра. Боларның барысын да исәпкә алып "Березка" балалар бакчасы өлкән группа тәрбиячеләре Светлана Баранова һәм Александра Гаврилова "Көзге мозаика" күргәзмәсе оештырганнар. Ата-аналар балалары белән нәрсә генә ясамаганнар. Күргәзмәдә чыршы ботакларыннан керпе дә, каен яфракларыннан роза чәчәкләре дә, кәбестә һәм бәрәңгедән ташбака да, кыярдан кошлар да, чөгендердән күбәләк һәм тулы әкият сюжетлары да бар иде. Һәр эш кабатланмас булуы белән сокландыра. Мин бу матурлык белән иртән кызымны бакчага китергәндә дә, кичен алырга килгәндә дә хозурланам. Күңелләрем күтәрелеп китә, елмаясы килә башлый.
Тәрбиячеләр бу күргәзмәне очраклы рәвештә генә оештырмаганнар инде. Ул балалар өчен дә, өлкәннәр өчен дә зур әһәмияткә ия. Уртак иҗат аларны тагын да якынайта, берләштерә. Бергәләп иҗат белән бер генә сәгать шөгыльләнү дә баланың хәтерендә гомер буе сакланырга мөмкин. Балаларда зәвык тәрбияләнә, экспонат ясау өчен кулланылган материал турында белемнәре арта. Бала оста куллы әти-әнисе өчен дә куана. Үзенең нәрсә дә булса ясый белүенә горурлана.
-Бала беренче чиратта гаиләдә тәрбияләнә һәм үсеш ала. Кызганычка каршы, бүгенге ата-аналар күп вакытларын эштә үткәрү сәбәпле, балаларына тиешле игътибар бирә алмыйлар. Шуңа да ата-ананы уртак эшчәнлеккә тарту, балаларның ихтыяҗына игътибарны юнәлтү балалар бакчасының бурычларының берсе. Бездә тәрбияләнүчеләр үз куллары белән бик күп төрле әйберләр ясыйлар. Ата-аналар да бу мавыктыргыч эшчәнлектә катнашсалар, балаларның иҗади фантазиясен үстерүгә тагын бер этәргеч булыр иде, әлбәттә. Гармоник үсеш алган, тормышта үз юлын табарга өйрәнгән шәхес тәрбияләү уртак бурыч бит,-диләр тәрбиячеләр. Алар балалар бакчасы тормышы белән кызыксынучы, төрле чараларда катнашучы ата-аналарга рәхмәтләрен белдерәләр. Ә мин яңа кызыклы конкурслар, күргәзмәләр көтеп калам, аларда катнашырга вәгъдә бирәм. Башка ата-аналар да минем белән килешерләр дип уйлыйм.
Лиза Решетилова һәм аның әнисе ясаган могҗиза.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев