Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Кылганнарны кабаттан барлап

12 майда белем бирү учреждениеләрендә Татарстан Республикасының экология һәм табигый ресурслар Министрлыгы оештырган акция нигезендә "Бердәм экология дәрес"ләре үтте. Халыкара экологик белем бирү көненә багышланган әлеге дәресләр районыбызның һәр мәктәбендә дә уздырылган. Бу уңайдан берничә мәктәп белән элемтәгә кердек. -Табигатьне, тирә-юнь мохитне саклауга корылган чаралар бездә уку елы дәвамында бара,-ди...

12 майда белем бирү учреждениеләрендә Татарстан Республикасының экология һәм табигый ресурслар Министрлыгы оештырган акция нигезендә "Бердәм экология дәрес"ләре үтте.
Халыкара экологик белем бирү көненә багышланган әлеге дәресләр районыбызның һәр мәктәбендә дә уздырылган.
Бу уңайдан берничә мәктәп белән элемтәгә кердек.
-Табигатьне, тирә-юнь мохитне саклауга корылган чаралар бездә уку елы дәвамында бара,-ди Биектау мәктәбенең биология укытучысы Габдулла Бәдретдинов. -Көздән мәктәп янәшәсендәге агач-куакларны хәстәрләп кую, язын аларны яңадан барлау, корыган ботакларыннан арындыру, "Кошлар көне"нә сыерчык оялары ясау-барысы да укучылар белән башкарган хезмәтләр. Бу, бердән, укучыларны эш сөяргә өйрәтсә, икенчедән алар күңелендә Җир-анага булган хөрмәтне, ихтирамны арттыра. Авылыбыздагы "Пимәр", "Баллы" чишмәләрен дә төзекләндереп торабыз. Моннан тыш, укучыларыбыз табигатькә багышланган фәнни-гамәли конференцияләргә дә үз эшләрен тәкъдим итәләр. Күптән түгел 11 сыйныф укучысы Гүзәл Садыйкова, мәсәлән, КФУда уздырылган Лобачевский исемендәге Идел буе ХV нче Бөтерәсәй фәнни-гамәли конференциясендә катнашып, Диплом белән бүләкләнде. "Бердәм экология дәрес"ләрен дә һәр сыйныфта үткәрдек.
Үз эшен яратып башкарганлыгы әңгәмә барышыннан ук сиземләнә педагогның. Илһамланып, укучылары белән горурланып сөйли ул. Быел мәктәп директоры Рәмзия Камалиева тәкъдиме белән һәр сыйныф бакчада үз чәчәк түтәлен булдырган.Көзен, яңа уку елы башлангач, конкурска йомгак ясалачак һәм җиңүчеләр дә билгеләнәчәк икән. Әнә шулай укучылар күңелендә табигый матурлыкка мәхәббәтне кызыксындыру аша да уята белгән коллектив.
Яңа Арыш мәктәбендә дә бердәм экология дәресләре һәр сыйныфта үткән. Биология укытучысы Галия Нәбиуллина "Су ресурсларын сакчыл файдалану" темасына презентация әзерләгән. Ә озын тәнәфес вакытында 5-9 сыйныф укучылары арасында экологиягә кагылышлы викторина уздырылган.
-Табигатьне ярату гына аз, иң мөһиме аны сакларга кирәк. Без укучылар күңеленә әнә шуны сеңдерәбез,-ди тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Фирая Әхтәмова.-Тиздән җәйге каникуллар чорында мәктәбебездә хезмәт һәм ял лагерьлары оештырылачак. Балаларның табигатькә якынаюы өчен иң кулай вакыт инде ул. Авылыбыздагы "Күз", "Макашино", "Ындыр", "Ак чишмә", "Фатыйма" чишмәләрен дә даими барлап торабыз.
Әйе, барыбыз бергәләп табигатьне саклауга алынсак кына, аның уңай нәтиҗәсе күренер, эчәр суыбыз да, сулар һавабыз саф, чиста булыр.

Фәрвәз Каюмова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев