Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Күңелең яшь булса, еллар да сизелми

Күптән түгел "Дельфин" спорт-сәламәтләндерү комплексында өлкәннәр ункөнлегенә багышланган бәйрәм тантанасы булды. Аны комплекс директоры Р.Вәлиева һәм "Сәламәт бул!" ветераннар клубы җитәкчесе Н.Мусина оештырдылар.

Бу бәйрәмдә ветераннар рәхәтләнеп ял итеп кенә калмадылар, үзләренең талантларын да күрсәттеләр.
Бәйрәм табыны артына Балык бистәсе җирендә дистәләрчә ел хезмәт итеп, районның социаль-иктисадый үсешенә зур өлеш керткән хөрмәткә лаек ветераннар җыелган иде. Аларны котларга балалар иҗат мәктәбендә тәрбияләнүче балалар да килгәннәр. Алар музыка һәм биюләре белән әби-бабайларга күңелле мизгелләр бүләк иттеләр, өлкәннәргә хөрмәтләрен, яратуларын күрсәттеләр.
Бу көнне ветераннар да тамаша кылып кына утырмадылар, төрле конкурсларда, спорт ярышларында актив катнаштылар. Конкурслар күп төрле иде. Аларда катнашу өчен белем дә, физик яктан чыныккан булу да кирәк. Пенсионерлар ике командага бүленеп осталыкларын, сәләтләрен күрсәттеләр.
Бәйрәмгә районда билгеле булган ике җыр коллективы-"Калинушка", "Өмет" ветераннар хорлары килгәннәр иде. Алар популяр җырлар башкарып кунакларның күңелләрен ачтылар, ветераннар үзләре дә аларга кушылып җырладылар.
-Бәхетле булу өчен тулы канлы актив тормыш белән яшәргә кирәк,-диде район ветераннар советы президумы әгъзасы Ф.Сафина.-"Дельфин"да безне һәрвакыт яхшы каршылыйлар. Биредә сәламәтлекне дә ныгытырга мөмкин, моның өчен яхшы шартлар тудырылган. Бу бәйрәмне оештыручыларга, өлкәннәргә булган игътибарлы карашлары өчен рәхмәт.
-Клуб әгъзасы буларак мин сәламәтләндерү комплексында еш булам, бассейнда йөзәм,-дип сөйли хезмәт ветераны К.Ильясова.-"Дельфин" безнең өчен физкультура белән шөгыльләнү урыны гына түгел, без биредә аралашабыз да. Ә бу өлкәннәр өчен бик мөһим.
Ул арада бәйрәм ахырына якынлашты. Командаларга СОК "Дельфин" директоры Р.Вәлиева тортлар тапшырды.
-Сез безнең өчен тормышта ныклы терәк, туган якка намуслы хезмәт итү үрнәге, гаилә учакларын саклаучылар булып торасыз,-диде ул ветераннарга мөрәҗәгать итеп. -Без сезне шуның өчен яратабыз һәм хөрмәт итәбез. Безнең комплекс ишекләре сезнең өчен һәрвакыт ачык.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев