“Китапханәдә төн”
Рәсәй күләмендә уздырылучы "Китапханәдә төн" акциясе ел саен популярлаша бара. Аның максаты: китапка кызыксыну уяту, аңа киң катлам укучыларны тарту.
Күгәрчен авылы китапханәсендә дә әлеге чара икенче елын уздырыла. Мәктәп укучылары катнашында биредә төрле кызыклы бәйгеләр оештырыла, китапка кагылышлы сорау-җаваплар алына. Бүген, ягъни 26 апрельдә үткәрелгән "Китапханәдә төн" мероприятиесе дә интеллектуаль уеннарга бай иде. Укучыларның әлеге акция чарасында теләп катнашуы китапханә белән ике арадагы элемтәнең елдан-ел ныгый баруын дәлилләде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев