Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Китап сөючеләр бәйрәме

Балтач авылы китапханәчесе Нәзирә Миннеханова белән күп еллар инде бер системада эшлибез. Нәзирәбез үз эшенең остасы, эзләнүчән, яңалыкны һәрвакытта тотып ала торган, эшен җиренә җиткереп башкара торган үрнәк китапханәчеләребезнең берсе. Моның шулай икәнен әниләргә багышланган яңа төр кичә үткәреп тагын бер кат раслады. Кичәгә без дә чакырулы идек. 6 китапханәче:...

Балтач авылы китапханәчесе Нәзирә Миннеханова белән күп еллар инде бер системада эшлибез. Нәзирәбез үз эшенең остасы, эзләнүчән, яңалыкны һәрвакытта тотып ала торган, эшен җиренә җиткереп башкара торган үрнәк китапханәчеләребезнең берсе. Моның шулай икәнен әниләргә багышланган яңа төр кичә үткәреп тагын бер кат раслады. Кичәгә без дә чакырулы идек. 6 китапханәче: район үзәк китапханәсенең әйдәүче китапханәчесе Фәүзия Хөсәенова, Котлы Бөкәштән Диләрә Сахапова, Балыклы Чүкәйдән Индира Илалова, Тәберде Чаллысыннан Алия Шәрәфиева, Биектау авылыннан Гөлнур Галиева катнашты бу бәйрәмдә. Нәзирә һәммәбез белән дә таныштырып үтте. Ә инде кичә барышында һәрберебезгә аерым тукталып сораулар бирде. Сорауларның ниндиләре генә юк иде: китаплар турында да, китапханә эшендә очраган төрле мәзәк хәлләр турында, гаиләбез, каенаналарыбыз турында да, әни буларак та күп сорауларга җавап бирергә туры килде.
Китапханәчеләребез берсеннән-берсе талантлы булып чыктылар. Авыл халкы Фәүзия Хөсәенова, Индира Илалова, Диләрә Сахапова, Алия Шәрәфиеваларның җырларын тыңлап хозурландылар. Җырчыларга баянда оста итеп Балык бистәсеннән килгән баянчы Марсель Җәләлов уйнады.
Аннары тамашачыларга үзебезнең сорауларыбызны бирдек. Сораулар әсәрләр буенча иде. Фәүзия Хөсәенова, Алия Шәрәфиева, Гөлнур Галимова һәм мин шигырьләрдән өзекләр укыдык. Тамашачы аларның исемен, авторын атарга тиеш иде. Җаваплардан шундый нәтиҗәгә килдек, авыл халкы китап укый икән, ә китапка мәхәббәтне китапханәче тәрбияли.
Китапханәнең иң нәни китап укучыларының берсе Миләүшә Мостафинага 5 яшь. Миләүшә безгә матур итеп әкиятләр сөйләде. Әле укый белмәсә дә, әкиятләрне дисктан карап өйрәнә икән. Үскәч кем булырга телисең?-дигән сорауга ул:
"Нәзирә апа кебек китапханәче булам,-диде.
Соңгы вакытта китап укучылар Зифа Кадыйрованың китапларын бик яратып укыйлар. Бу кичәдә шушы авторның китабыннан өзек сәхнәләштереп күрсәтелде. "Көтеп узган гомер" әсәреннән Михман белән Фатыйманың очрашу күренешен клуб мөдире Әминә Гатиятова һәм укытучы Фәнис Кәримуллин оста итеп уйнап бирделәр. Кичәнең ахырында чыгыш ясаучылар исеменә дә, Нәзирә исеменә дә бик күп җылы сүзләр әйтелде.
Бу бәйрәмнән соң без тагын бер тапкыр Нәзирәнең киң белемле, эрудицияле, оста оештыручы икәненә инандык. Фикер алышулар чәй табыны артында дәвам итте.
Гөлсинә Сәлахиева,
китапханәче.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев