Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Керәшеннәр гөрләтеп “Питрау-2014” бәйрәме уздырдылар

Татарстанның Мамадыш районы Җөри авылында 12 июльдә керәшеннәрнең республика күләмендәге "Питрау" халык бәйрәме булды.

Быел ул унбишенче тапкыр уздырылды. Битен ылыслы агачлар каплаган тау итәгендәге Тырлау аланында үткәрелгән бәйрәм берничә мәйданчыкта оештырылган булып, төп чаралар узасы мәйданга җитәрәк, махсус киртәләп алынган кырда ат чабышы халыкны җыйды. Бәйрәмнең үзендә кунакларга мамадыш, бакалы, чибәркүл, нагайбәк керәшеннәре йортлары стилендәге милли каралты-кураларны карау мөмкинлеге булдырылган иде. Биредә үк фольклор коллективлар кунакларга авыз иҗаты үрнәкләрен тәкъдим итте, халык уеннарына катнаштырды, халык һөнәрчелеге осталары хезмәтләре куелган иде.

Фото с yandex.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев