Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Күңелле дә, шаян да бәйрәм

Узган якшәмбе көнне балыкбистәлеләр иң күңелле бәйрәмнәрнең берсе-Май чабуны билгеләп үттеләр. Ул халыкта Кышны озатуны һәм күптән көтелгән язны каршылауны гәүдәләндерә.

Район Мәдәният йорты каршында бәйрәмгә барысы да әзер иде инде. Музыка уйный, салам карачкысы җилдә тибрәлә, сәүдә рәтләрендә балык, ит, кондитер һәм икмәк-булка әйберләре һәм башка күп төрле продукция тәкъдим итәләр. Шунда ук шашлык кыздыралар, зур самовар кайнап тора.
Менә, ниһаять, мәйданчыкка кәмитчеләр йөгереп чыктылар. Алар шаян сүзләр белән балыкбистәлеләрне Май чабу бәйрәменә чакырдылар. Бу бәйрәмне Кояш һәм Яз символы булган коймактан башка күз алдына китереп буламени? Матур кызлар бәйрәмгә җыелган балыкбистәлеләрне коймак белән сыйладылар. Бу бәйрәмгә бигрәк тә балалар шатланды инде.
Район Мәдәният йорты хезмәткәрләре Борчак патша һәм Көлмәс патша кызы турында театральләштерелгән тамаша күрсәттеләр. Патша кияве булырга теләүчеләрнең елак кызны көлдерергә тырышулары тамашачыларга бик ошады инде.
Бәйрәм төрле уеннарга да бай булды. Аркан тартышып та, коймак салынган табалар белән дә йөгерешеп тә көч сынаштылар конкурста катнашучылар.
Бу көнне тамашачылар алдында районның үзешчән артистлары, "Калинушка" рус хоры, "Өмет" татар-фольклор ансамбле, "Россияночка" халык вокаль ансамбле һәм башка бик күпләр чыгыш ясадылар. Салкын җилдә басып торган балыкбистәлеләр үзләре дә биеп җылындылар. Кыскасы, бу бәйрәмгә бер генә кеше дә битараф калмады.
Традиция буенча Май чабу бәйрәме тормышыбыздагы барлык начарлыкны символлаштырган салам карачкыны ягу белән төгәлләнде. Гөлт итте дә янып бетте ул. Тормышыбыздагы кайгы-хәсрәтләребез, бәхетсезлекләребез дә әнә шулай тиз юкка чыксыннар иде. Ә дүшәмбе көнне православие динен тотучыларның бөек посты башлана.

Рәсемдә: бигрәк тәмле коймаклары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев