Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Картлыкта да шатлык бар

Күптән түгел "Дельфин" спорт-сәламәтләндерү комплексы каршында эшләп килүче "Сәламәт бул" клубы әгъзалары Корноуховодагы картлар йортында булып кайттылар. Алар килгәч биредә тәрбияләнүчеләрнең күзләре шатлыктан очкынланып куйды инде. Чөнки кунаклар аларга үз игелекләренең бер өлешен бүләк иттеләр, яшьлекләренә алып кайттылар, гомерләренең бәхетле мизгелләрен исләренә төшерделәр. Берәүләре чыгыш ясаучыларга кушылып җырлады, икенчеләре күз...

Күптән түгел "Дельфин" спорт-сәламәтләндерү комплексы каршында эшләп килүче "Сәламәт бул" клубы әгъзалары Корноуховодагы картлар йортында булып кайттылар. Алар килгәч биредә тәрбияләнүчеләрнең күзләре шатлыктан очкынланып куйды инде. Чөнки кунаклар аларга үз игелекләренең бер өлешен бүләк иттеләр, яшьлекләренә алып кайттылар, гомерләренең бәхетле мизгелләрен исләренә төшерделәр. Берәүләре чыгыш ясаучыларга кушылып җырлады, икенчеләре күз яшьләрен тыя алмыйча елады, өченчеләре башларын иеп үз уйларына чумды. Хис-кичерешләрнең иге-чиге булмады инде. Барысы да бергә кушылды: шатлык, киләчәккә ниндидер өмет, үпкәләр, күз яшьләре, якыннары турындагы хатирәләр...


А.Автономов, Ю.Горелкин, Т.Филиппова, Л.Шәрәфетдинова, Н.Сергеева, Г.Кузьмина, А.Кильянова, В.Медведева һәм клуб җитәкчесе Н.Мусина чыгышларын тыңлагач битараф калып булмый шул. Күңелләргә үтеп керердәй рус, татар җырлары яңгырады. Ә "Катюша"ны кунаклар белән бергәләп җырладылар.


Ветераннар үзләре дә үзешчән сәнгатьтә актив катнашалар икән. Интернатта да, якын тирә авыл клубларында да чыгыш ясыйлар. Хатын-кызларның күбесе кул эшләре белән мавыга. Ир-атлар хуҗалык эшләрендә булышалар.


Бүгенге көндә интернатта 40 тан артык кеше яши. Бер-берсенә ярдәм итәргә тырышалар. Яртысы диярлек урын өстендә, коляскада гына хәрәкәтләнүчеләре дә бар. Алар өчен бик яхшы тормыш, көнкүреш шартлары тудырылган. Бинага, бүлмәләргә ремонт ясалган. Рәмзия Сатдинова җитәкчелегендәге социаль һәм медицина хезмәткәрләре күңел җылыларын да кушып тәрбиялиләр өлкәннәрне.


Ветераннар "Сәламәт бул" клубы әзерләгән бүләкләрне, "Дельфин" директоры җибәргән тәм-томнарны рәхмәт хисләре белән кабул иттеләр. Очрашу коймаклы чәй табыны артында дәвам итте.


Рәсемдә: истәлек фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев