Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Карашы да нурлы, ягымлы

Көзге җилнең яфракларны очыртып уйнаганын тәрәзәдән генә күзәтте Зөләйха әби. Табигатьнең гомер агышын искәрткән фасыл шул бу. Гомер көзе дип тә юкка әйтмиләрдер: салкын, җиленә кадәр ачы. "Мондый көннәрдә җылы өйдә утыру мең рәхәт,-дип сөйләнде карчык.-Әүвәлге заманнардагы кебек кышка утын әзерлисе, чишмәдән су ташыйсы юк, барысы да өйдә генә. Бар...

Көзге җилнең яфракларны очыртып уйнаганын тәрәзәдән генә күзәтте Зөләйха әби. Табигатьнең гомер агышын искәрткән фасыл шул бу. Гомер көзе дип тә юкка әйтмиләрдер: салкын, җиленә кадәр ачы. "Мондый көннәрдә җылы өйдә утыру мең рәхәт,-дип сөйләнде карчык.-Әүвәлге заманнардагы кебек кышка утын әзерлисе, чишмәдән су ташыйсы юк, барысы да өйдә генә. Бар иде бит заманалар, югыйсә, бар иде... Җәйгә чыкса кулына чалгы алып печәнен чабар, кул пычкысы тотып кышлык утынын әзерләр иде. Хәер, үзе генә түгел инде түгеллеккә... Гаилә ишле булганлыктан һәркайсына эш җитәр иде. Ул кул белән урак урулар дисеңме, көлтә бәйләү-бер эштән дә җиксенү булмады. Ару-талудан беләкләр сызласа да зарлану ише нәрсә гадәткә кермәде".
Ачлы-ялангачлы 1923 нче ел баласы шул Зөләйха әби. Иске Арыш авылында, гаиләдә 8 нче бала булып дөньяга килә ул. Балачакның ничек узганлыгы аңлашыладыр, еллары да нинди иде бит. Сугыш вакытларындагы җәберләүләр, кимсетүләр аша килгән авыр хезмәт-айларга сузылган урман кисүләр, окоп казуларны онытырлыкмы соң?! Апасы Фатыйма белән бер-берсенә терәк булырга тырышсалар да газапның күп өлеше апасына тиде бугай ул чорларда. Уйламаска тырышсаң да күңелдән китми, сөйләгән саен бәгырьләрне телгәләгән еллар шул ул.
Бары сугыш тәмамланып Җиңү таңы аткач кына тыныч тормыш үз рәвешен ала. Әтисе Нигъмәтулла абзый урманчы булып урнаша, умарта тота. Ишле гаилә тернәкләнә, балалар үсә, кул астына керә башлый. Авылларда да җанлылык сизелә, һәркем күңелендә киләчәккә ышаныч, өмет арта.
Адәм баласы ни күрсә дә тәкъдирдә язылганы ди. Күрше Кече Укмаска эш белән килгән Зөләйхага да язмыш, әйтерсең лә, бәхетнең шунда икәнен тәгаенләп куя. Фронтовик егет Фәйзрахман белән танышулары, бер-берсенә гашыйк җаннарның соңрак кавышулары да тәкъдир китабына язылганнардан. Бәхетле никах була ул. Кайнана-кайнаталы йортка төшкән килен тырышлыгы, уңганлыгы белән күрше-күләнне таң калдыра. Матур, тату яшиләр, гаиләне тулыландырып бер-бер артлы 6 бала дөньяга килә.
-Аллага шөкер, балаларны тигез канатта үстердек. Әтиләре гомер буе колхозда бухгалтер булып эшләде. Балаларга каты бәрелеп эх дигәне дә булмады, акыллы, сабыр иде,-дип сагыну-юксынулары белән искә ала Зөләйха әби картын.
Ни кызганыч, 66 яшендә кинәт вафат була Фәйзрахман ага. Кайнатасы, соңрак, озак еллар урын өстендә яткан кайнанасы Шәмсеҗиһан әбине дә тәрбияләп соңгы юлга озата ул. Әмма иң авыры бала хәсрәте икән ләбаса. Олы кызы Рабигасының юклыгына йөрәге әле дә сулкылдап елый, бәгыре өзгәләнә ананың. Җыерчыклы куллар көненә ничә мәртәбә аның рухына дога кыладыр-исәпләре булмас иде. Газизләреннән җанга йомарлам-йомарлам сагышлар гына уелып калган шул.
-Әле дә ярый кызларым Хаҗәр, Мөнирә янәшәмдә, Казанда яшәүче балаларым, оныкларым да гел кайтып торалар. -Эчкә баткан күзләрдә янәдән шатлыклы нур балкый. -Быел менә кыш чыгарга алар янына килдем. Барысы да мул тормышта яшиләр, шөкер. Кулларында гына күтәреп йөртәләр инде мине,-ди Зөләйха әби эчкерсез бер елмаю белән.
Хөкүмәтнең ветераннарга торак шартларын яхшырту максатыннан бирелә торган субсидияне алып, төп нигезгә-Кече Укмаста, улы Госман ике катлы йорт сала. Әлбәттә моның өчен үзләренең тырышлыклары, финанс мөмкинлекләре дә эшкә җигелә. Барлык уңайлыклары булган йортны әниләре өчен иң зур бүләк итеп тапшыралар. Ял, бәйрәмнәрдә исә барысы бергә янәдән төп нигезгә кайталар.
Зөләйха әбинең 90 яшьлек юбилее хөрмәтенә йортта олылап Коръән укытылган. Иман нуры иңдерелгән өй янәдән нәсел-ыруны, күрше-күләнне үзенә җыйган. Барчасына да, шул ук вакытта нигез күршесе Кәбирә апага да рәхмәтле ак әби. Ул әле дә аларның күңел җылысын тоеп яши. Балаларының балаларын, оныкчыкларын күреп, аларны сөю бәхетенә ирешкән әбигә, юбилее хөрмәтенә, илбашы В.Путиннан да Котлау хаты килеп ирешкән. Авыр елларны сынатмый үткән ветеранга сәламәтлек, иминлек, бәрәкәтле гомер теләгән юллар бар ул хатта.
...Көзге җил яфракларны очыра. Зөләйха әби тәрәзәдән көз халәтен күзәтә. Дөнья канәгатьлеге, күңел язы аны гомер көзләренә ашыктырмый әле.
ак яулыклы зәйтүнә әби

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев