Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Иске фотография

Вакыт дигәнең елга кебек ага да китә. Аны туктату, кирегә бору мөмкин түгел. Шулай да музей экспонатлары, иске газеталар, биографик китаплар, кинохроника, фотографияләр һәм башка документаль материаллар ярдәмендә үткәннәрне барларга, күзалларга мөмкин.

Менә бу узган гасырның 20 нче еллар ахырында төшерелгән рәсемдә ниндидер вакыйга уңаеннан җыелган райондашларыбыз сурәтләнгән. Рәсемдәге яшьләрнең күплеге вакыйганың шактый мәртәбәле булуына ишарәли. Бәлки бу җирле форумга җыелган районның авыл активларыдыр, ә бәлки ниндидер курслар бетерүчеләрдер. Балыкбистәлеләр, бигрәк тә өлкәннәр бу фотода үзләренең туганнарын, якыннарын, дусларын танырга мөмкиннәр. Бәлки бу рәсемнең нинди вакыйга уңаенан төшерелүен белүчеләр бардыр. Мәгълүматларыгыз булса Балык бистәсе район газетасы редакциясенә 2-31-93, район туган якны өйрәнү музеена 2-21-04 телефоны аша хәбәр итегез.
(Фото Балык бистәсе туган якны өйрәнү музееның архив фондыннан).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев