Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Исемнәрен искә алыйк

2012 ел безнең район өчен аеруча истәлекле, юбилей елы. Аның административ берәмлек буларак оешуына 85 ел тула. Бу районыбызның тарихына күз салу, аның социаль-икътисадый, мәдәни үсешенә зур өлеш керткән якташларны искә алу һәм туган якның киләчәге турында сөйләшү өчен бер форсат та.

Балык бистәсе җиренең күпьеллык тарихы дәүләтебезнең язмышыннан аерылгысыз. Әмма административ берәмлек буларак, республика картасында ул 1927 елның мартында гына барлыкка килә. Татарстан АССРның Үзәк Башкарма комитеты республиканы административ берәмлекләргә бүлү турында карар кабул итә. Аның буенча Балык бистәсе районы составына Яңа Арыш һәм Балык бистәсе волосте торак пунктлары һәм шулай ук Олы Солтан, Пановка, Күгәрчен һәм Чырпы волостьларының кайбер авыллары керә. Шул вакыттан бирле районда зур территориаль һәм административ үзгәрешләр булганы юк.
85 ел эчендә бик күп сулар акты. Йөзләгән якташыбыз Балык бистәсе җирен хәрби һәм хезмәт батырлыклары белән данладылар. Аларның кайберләрен районнан, республикадан читтә дә яхшы беләләр. Алар безнең горурлыгыбыз һәм даныбыз. Районның үсешенә зур өлеш кертүчеләр арасында меңләгән авыл хезмәтчәннәре, мәгариф, мәдәният эшлеклеләре, предприятие һәм учреждение җитәкчеләре бар. Аларның көндәлек һәм намуслы хезмәте бәрабәренә төрле өлкәләрдә уңышлар яуланды. Безнең район 9 Советлар Союзы Герое, йөзләгән орден кавалерлары, атказанган авыл хуҗалыгы һәм мәдәният хезмәткәрләре, талантлы шагыйрьләр, язучылар, артистлар, галимнәр, хәрбиләр Ватаны. Татарстан Республикасы Президенты Р.Миннеханов та безнең районда туган.
Юбилей елында күренекле якташларыбызны, аларның эшләрен тагын бер тапкыр хәтеребездә яңартыйк. Безнең үткәннәребез бүгенге тормышыбыз белән аерылгысыз. Билгеле булганча, бүгенгедән башка киләчәк була алмый. Буыннар элемтәсен саклап калу бик мөһим.
Район газетасы редакциясе балыкбистәлеләрне, ветераннарны, музей, мәгариф, мәдәният хезмәткәрләрен районыбыз тарихын яктыртуда тыгыз хезмәттәшлеккә чакыра. Үзегезнең якташларыгыз, оешмаларыгыз турында языгыз, кызыклы, тарихи фотографияләр җибәрегез. Иң яхшы материаллар "Авыл офыклары" район газетасында басылып чыгачаклар.
Рәсемдә: район үзәге хатын-кызлары һәм балалар 1 май демонстрациясендә (узган гасырның 70 нче еллары). Районның туган якны өйрәнү музее архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев