Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Иртә атылган йолдыз...

Районыбыз тарихына үзләренең олуг гамәлләре, олы казанышлары, колачлы хезмәтләре белән алтын хәрефләрдә язылган каһарман җанлы райондашларыбыз аз түгел. Шуларның берсе-Вәлиев Усман Юсуп улы. Аңа бу көннәрдә 75 яшь тулган булыр иде.

Кызганыч, моннан 7 ел элек аны аяусыз үлем арабыздан йолкып алды. Ә яшәргә дә яшәргә иде бит әле. Балалары, оныклары игелеген күреп. Яшәгән гомерендә тормышка ашырыла алган идеяләренә нык сөенгән булса, хыял-максатлары күпме калды. Үлеменә санаулы гына вакыт калганын бәлкем үзе сизгән дә булгандыр. Тик сызланганын сиздермәде. Без берничә кеше хәл белергә килгән идек. Асия апага, кызларына өстәл хәстәрләтте. Үзе яткан җиреннән торып утырды һәм бөтен авырганлыгын читкә куеп сөйләде дә сөйләде, бөтен үткәннәрен ниндидер бер дәртлелек белән барлап чыкты. Хәер, Усман ага белән 80 нче еллардан нык аралашып, ул җитәкләгән "Шомбыт" совхозының уңышлары белән һәрдаим мәгълүмати яшәсәм дә, ул бу очрашуымда минем өчен гел башка кыйммәтле яклары белән ачылды. Кемнәр белән эшләгән, аралашкан, нинди районкүләм мәсьәләләрнең чишелеше шушы җирлектә урын тапкан-болар барысы хәтер йомгагыннан сүтелде. Иң кыйммәтлесе, искә алуларында гади авыл кешесе дә, район, республика җитәкчеләре дә бер күңел яссылыгында яңарды. "Ул кешеләрне яратып яшәде", дигән аңа карата әйтелгән канатлы сүзләрне күп ишеткәнем булганга, янәдән шуңа инанып утырдым. Ул җитәкчелек иткән хуҗалыклардан Ленин, Хезмәт Кызыл Байрагы ордены кавалерлары, "атказанган" исеменә лаек булучыларны бармаклар белән генә санап бетерерлек түгел. Монда да аның кеше өчен, үзенең кул астында эшләгән тырышлар, намуслылар өчен янып-көеп, аларның хезмәтен күреп, бәяләп яшәгәнлеге ярылып ята. Усман аганың кул-канаты астында тәҗрибә туплаган, осталык төшенчәсен үзләштергән һәм аннан ул аларны "саранланмыйча" перспектива "очышына" фатыйхалаган егет-кызлар күпме. Шунысы мәртәбә, ялгышмаган. Аларга булган ышанычы акланып килде. Мидхәт Фәсхетдинов һәм Ралиф Габдуллин (мәрхүмнәр), Һади Гәрәев, Мөдәрис Гаянов, Хәлил Әшрәпов, Альфред Шиһабетдинов ("Корсар" җитәкчесе) кебек район, республика күләмендә танылу тапкан, абруй казанганнарны берничә дистәләп санарга булыр иде. Бу дистәләр эчендә аларның уллары-Илһам (район хакиме), Илфак (Түбән Камада "Корсар" җитәкчесе), Фәнис (Шомбыт урманчылыгы җитәкчесе), кызлары Минзия (район Пенсия фонды җитәкчесе), Рәмзия (мәгариф бүлегендә бүлек җитәкчесе) да ышанычлы урын алып торалар. Бу очракта: "Алма агачыннан ерак төшми",- дип өстәсәк тә бик дөрес булыр.
-Усман Юсупович кебек кешелекле, игелекле, кешеләрне яратучы, хезмәтне күрә һәм бәяли белә торган, яңалыкка омтылучы җитәкчеләр сирәк була шул,-ди элеккеге хезмәттәше Мөдәрис Гаянов.
Яңалыкка омтылучы дигәннән, үзем генә дә аның "мөгез чыгарулары" хакында күпме язып чыктым. Тавык, үрдәк, каз үстерү дисеңме, кымыз җитештерү, Чехословакия, Венгрия һәм башка чит илләр технологияләрен үзләштерү һәм тагын әлләни күләм башлангычлар. Ә бит хуҗалыкның үзәк юнәлеше-мөгезле эре терлек симертү иде. 7-7,5 мең башка исәпләнгән комплекс малдан тулып торды. Елына 12-13 мең центнер ит җитештерү өчен күпме хезмәт, көч, энергия таләп ителгәнлеген аңлау кыен түгел. Район саткан ит күләменең 30 процентын әлеге хуҗалык сата иде бит. Хәтерлик әле, күпме район, республика, Рәсәй семинарлары гына узмады биредә.
Шомбыт хуҗалыгын җитәкләгән 20 ел эчендә күпме эшче, белгечләр тораклы булдылар, яшәү шартларын яхшырттылар. Бүген дә бу төбәк халкы олы рәхмәт хисләрендә искә ала Усман Юсуповичны.
-Эш урынына кем генә кермәсен, нинди сорау белән генә мөрәҗәгать итмәсен аны кире бормау өчен ниләр генә эшләми иде ул. Гозереңнең төбенә, асылына төшә, аннан хәл итмичә туктамый да. Техника, материал, акча белән ярдәм сорап кергәннәрме, барысына булышты. Хәтта гаиләләрендә низаглыларны да тигезләргә, дуслаштырырга вакыт таба иде,-ди хуҗалыкның элекеге партоешма секретаре Хәлил Әшрәпов.
Үзе, нәкъ Галимҗан Ибраһимовтагыча: тормышның төбеннән күтәрелгән кеше булгангадыр, тормышка, кешеләргә яратып, хөрмәт белән карый иде ул. Хезмәт юлын гади эшчедән, тракторчыдан башлап, бригадир, управляющий, колхоз рәисе (Солтанда) һәм совхоз директоры кәнәфиләрендә сынап, сынатмыйча, күңеле, җаны белән гадилекне үз иткән кеше ул Усман Юсуп улы.
...Район күгендә иң якты янган йолдызларның берсе буларак район кешеләренең, республикакүләм таныш-дусларының күңелендә әле дә нурлана ул. Кызганыч, вакытсыз, иртә атылуы гына еллар белән әле һаман йөрәкләрне сулкылдатып ала.
Рәсемдә: Усман Вәлиев (сулдан өченче) элеккеге хезмәттәшләре, дуслары Габделбәр Шәмиев, Илфат Сәлахиев, Хәкимулла Кәримуллин, Камил Кашапов һәм Мөдәрис Гаянов янәшәсендә.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев