Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

“Иң яхшы җәмәгать тәрбиячесе”

Безнең районда менә берничә ел инде җәмәгать тәрбиячеләре институты эшләп килә. Бүгенге көндә ул 12 тәрбиячене берләштерә. Алар арасында төрле һөнәр вәкилләре бар. Җәмәгать тәрбиячеләре ата-аналарга хокук тәртибе бозган балаларын тәрбияләүдә, дөрес юлга бастыруда булышалар.

Узган атнада район Мәдәният йортында "Иң яхшы җәмәгать тәрбиячесе"н ачыклау буенча район конкурсы үткәрелде. Анда яшьләр эше, спорт һәм туризм бүлеге начальнигы урынбасары Наталья Хәмидуллина, балалар сәнгать мәктәбе директоры Елена Фәсхетдинова, социаль яклау бүлеге психологы Гөлчирә Габдрахманова, Агротехник техникумның өстәмә белем бирү педагогы Гөлфия Галимова, техникумның математика укытучысы Гөлсинә Әльмиева катнаштылар.
Конкурсның беренче турында конкурсантлар кыскача үзләре белән таныштырдылар, шәхси тормышлары, эшчәнлекләре турында сөйләделәр.
Икенче турда тәрбиячеләрдән аерым ситуацияләргә тарыган балаларга ярдәм итү, аннан чыгу юлларын эзләү таләп ителде. Тәрбиячеләр стандарт булмаган карарлар тәкъдим иттеләр.
"Минем хобби" турында конкурсантлар буш вакытларында нәрсә белән шөгыльләнүләре турында сөйләделәр, Наталья Хәмидуллина бүлмә гөлләре үстерү белән мавыга икән, берсеннән-берсе матур чәчәкләр белән тулган аның фатиры. Елена Фәсхетдинова сәяхәт итәргә ярата. "Җиде диңгездә, җиде илдә булдым. Яңа кешеләр белән аралашу, дуслар табу яңа эмоцияләр бирә",-диде ул. Ә Гөлчирә Габдрахманова үзен үзешчән сәнгатьтә тапкан. Социаль яклау бүлеге оештырган концерт-тамашалар аннан башка узмый. Ә конкурста хезмәттәшләре белән "Әни, кил безгә" спектакленнән өзек күрсәттеләр алар. Баш рольне Гөлчирә башкарган бу номер берәүне дә битараф калдырмады инде. Гөлфия Галимова исә буш вакытларын да укучыларына багышлый. Балаларны мавыктыргыч чаралар белән кызыксындырырга тырыша. Бу юнәлештә туктаусыз эзләнә, конкурста да аның укучылары залны флешмоб белән җанландырдылар. Гомумән, Гөлфия Галимова һәр турда үз тәрбиясендәге үсмер белән аралашу, эшләү тәҗрибәсен тулы яктыртырга тырышты. Шуның белән жюри әгъзаларының симпатиясен яулады да булса кирәк. Иң күп балларны бирделәр үзенә. Шулай итеп Гөлфия Галимова районның "Иң яхшы җәмәгать тәрбиячесе" булып танылды. Икенче урынга Наталья Хәмидуллина, өченчегә Елена Фәсхетдинова чыкты. Гөлчирә Габдрахманова "Иң батыр", "Гөлсинә Әльмиева "Иң тапкыр" номинацияләренә ия булдылар. Кыскасы, беркем дә бүләксез калмады. Хәер, игелекле эшләре белән дә лаек инде алар хөрмәткә.
Алар хөрмәткә лаек.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X