Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Иң озын толымлы гүзәлләр бездә икән!..

Алда хәбәр ителгәнчә, бүген "Озын толымлы гүзәл" конкурсына йомгак ясалды. Аның финал өлешендә 14 кызыбыз катнашты. Алар өч турда көч сынаштылар.

Жюри әгъзалары ике яшь группасында җиңүчеләрне билгеләделәр. Кечерәк яшьтәге кызлардан беренче урынга-Зилә Зиннәтуллина (Котлы Бөкәш), икенче урынга-Лиза Филиппова (Балык бистәсе), өченче урынга-Гөлшат Гайнуллина (Балык бистәсе) лаек булды. Ә яшүсмер кызларыбыздан Алинә Вәлиева (Олы Солтан)-беренче, Ландыш Нуриева (Балык бистәсе)-икенче, Румия Гыйззәтова (Күгәрчен) өченче урынны яуладылар. Бүләкләрне химаячеләр: "Авыл офыклары" район газетасы, "Бердәм Россия" партиясенең Балык бистәсе бүлекчәсе һәм ИП "Ф.А.Микаилов" әзерләгән иделәр.

(Әлеге бәйге турындагы тулырак язма белән районыбыз газетасында танышырсыз)

Бу чарадан барлык фотоларны фотогалереядан карый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев