Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Хуш киләсең, түргә уз!

Нәүрүз бәйрәмен атна буе бәйрәм иткәннәр. Һәр көннең үз гадәте, үз тәртибе, язылмаган кануннары бар. Безнең көннәргә килеп җиткәнче, аңа яңадан-яңа бизәкләр өстәлгән. Биектау авылы җирлегенә кергән Яңа Сала, Чаллыбаш авыллары клубы һәм китапханәсе, Биектау авылы мәдәният йорты белән берлектә үткәрелгән "Нәүрүз" бәйрәме авыл халкы күңеленә аеруча хуш килде. Бәйрәмне...

Нәүрүз бәйрәмен атна буе бәйрәм иткәннәр. Һәр көннең үз гадәте, үз тәртибе, язылмаган кануннары бар. Безнең көннәргә килеп җиткәнче, аңа яңадан-яңа бизәкләр өстәлгән.
Биектау авылы җирлегенә кергән Яңа Сала, Чаллыбаш авыллары клубы һәм китапханәсе, Биектау авылы мәдәният йорты белән берлектә үткәрелгән "Нәүрүз" бәйрәме авыл халкы күңеленә аеруча хуш килде. Бәйрәмне Чаллыбаш авылы имамы Фәнил хәзрәт Хөснуллин ачып җибәрде. Ул кыска аятьләр, вәгазь сөйләде һәм бәйрәм белән котлап үзенең изге теләкләрен җиткерде. Балалар өйдән-өйгә кереп, такмаклар әйтеп, йорт хуҗаларына теләкләр теләп ярмалар, йомырка җыйдылар. Шул ярмалардан Нәүрүз боткасы пешерелде. Урамда зур самовар белән чәй кайнады, коймак пеште. Һәркем Нәүрүз боткасыннан һәм коймагыннан авыз итте. Бәйрәмдә татар халкының җырлы-биюле "Челтәр элдем читәнгә", "Наза", "Коймаклар" , "Гөлбану", "Безгә бер иптәш кирәк"уеннарында балалар белән бергә өлкәннәр дә теләп катнаштылар. Кыш бабай белән Нәүрүзбикәнең, яз чәчәкләренең чыгышлары да бәйрәмгә ямь өстәде. Алар төрле уеннарда көч сынаштылар.
Уеннар белән бергә бер читтә спорт ярышлары гөрләде. Гер күтәрүдә беренче, икенче урыннарны Котлы Бөкәштән Фәнил Нурмөхәммәтов белән Биектаудан Рәмис Төхфәтуллин бүлеште, өченче урынга Чаллыбаш авылыннан Хәйдәр Җиһаншин лаек булды. Хатын-кызлар арасында кул көрәше буенча Чаллыбаш авылы асыл затларына тиңнәр булмады. Беренче, икенче урыннарны Зөбәйдә Җиһаншина, Нурания Хәбибуллина, өченче урынны Тәгъзимә Имамиева яулады.
Аркан тартышу ярышында хатын-кызлардан Яңа Сала авылы командасы, ә ир-егетләр арасында биектаулылар җиңүче булды.
Нинди бәйрәм җырсыз-биюсез үтсен инде. Бу көнне Чаллыбаш авылыннан Хәйдәр белән Зөбәйдә Җиһаншиннар гаиләсенә күпләр сокланды. Уллары Салават белән кызлары Зәлинәнең чыгышын да яратып кабул иттеләр. Шулай ук Чаллыбаштан Рәзинә Имамиева, Яңа Саладан Илназ Шәрәфиев, Биектаудан Равил Әхмәтвәлиевның чыгышларын көчле алкышлар белән каршы алдылар.
Бу бәйрәмнең рухи байлыгы турында онытмаска иде. Нәүрүз-гасырлар дәвамында тынычлык, дуслык, тигезлек, муллык бәйрәме булып калсын.
Гөлсинә Сәлахиева.
Биектау авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X