Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Халык белән бәйрәм иттеләр

Районыбыз балыкчылары быел үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен яр буенда бик олылап балыкбистәлеләр белән бәйрәм иттеләр.

Бирегә район үзәгендә яшәүчеләр генә түгел, кайткан кунаклар һәм бик күп балалар да җыелган иде. Күңел ачу мөмкинлекләре дә зур. Әнә, бер читтә нәни балалар махсус мәйданчыкта өреп тутырылган олы, йомшак "мендәр"дә сикерәләр. Монда шулай ук сәүдә нокталары дә гөрләп эшли. Чын мәгънәсендә, аны бәләкәй Сабантуй бәйрәме дип тә атарга мөмкин. Тик, күркәм гадәт буенча көрәшүчеләрне монда яр буеннан балык каптыру бәйгесе алыштыра. Ике дистәгә якын нәни балалардан башлап, яшүсмерләр, хәтта олы яшьтәге үзешчән балыкчылар да иртәнге сәгать 7 дән башлап көч сынаштылар.
Бәйрәм тантанасын муниципаль район башлыгы Илһам Валеев ачып җибәрде.
-Балык бистәсе халкы гомер-гомергә балыкчылык һәм кул эшләре белән кәсепчелек иткән. Иң борынгы һөнәрнең сакланышына "Круг" җәмгыяте аеруча зур игътибар бирә. Райондашларыбызны балык продуктлары белән тәэмин итүдә дә алар нәтиҗәле эшлиләр. Киләчәктә үзләренә бары тик уңышлар гына юлдаш булсын,-дип ул производство алдынгылары Владимир Потапов, Александр Шашин, Леонид Галәмов, Галина Карагановага хакимиятнең Мактау кәгазьләрен тапшырды. Хезмәт алдынгыларына хөрмәт күрсәткән арада балыкчылар бәйгесенә дә йомгак ясалды. Анда 18 яшькә кадәрле балалар һәм яшүсмерләр арасында Валерий Гоголев, Тимофей Бибаков, Искәндәр Гарипов һәм Илдар Имамов җиңүче булды. Ә инде өлкәннәр арасында Юрий Горелкинга тиңнәр табылмады. Ул Чулман елгасыннан 810 граммлы бер карп балыгы тотып беренчелекне алды. Барлык җиңүчеләргә муниципаль район башлыгы һәм "Круг" җәмгыяте җитәкчесе истәлекле бүләкләр, Дипломнар тапшырды.
Яңача эшләнгән яр буенда бу бәйрәм дәвамлы булсын иде, дигән сүзләр ишетелде балыкбистәлеләрдән. Бу көнне монда Г. Смолина җитәкчелегендәге өлкәннәр ансамбле чыгышын да яратып, алкышлап кабул иттеләр. Бәйрәмдә катнашучылар балыкчылар рецепты буенча әзерләнгән тәмле ухадан да авыз иттеләр. Бәйрәм бик озак дәвам итте. Балыкчылар үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен быел беренче мәртәбә райондашларыбыз белән яңартылган яр буенда билгеләп үттеләр.
Рәсемдә: балык тоту бәйгесенең абсолют батыры Юрий Горелкинга бүләк тапшыру вакыты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: день рыбака