Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Гөрләде ярминкәләр

Укытучыларның август киңәшмәсе уңаеннан оештырыла торган традицион көзге ярминкәне районыбыз халкы һәрвакыт көтеп ала.

Мәгариф хезмәткәрләре исә аңа һәр елда зур хәзерлек белән киләләр. Сәүдә рәтләрендә күзләрнең явын алырлык үз хәзинәләрендә булган товарның барысы да бар. Аны агротехник техникум коллективы ачып җибәрә. Уку йортының ярдәмче хуҗалыгыннан килгән прессланган күпьеллык үләнгә сорау һәрвакыт зур. Алар янәшәсендә башка мәктәпләр үз тәҗрибә участокларында үстерелгән яшелчә, җиләк-җимеш белән сату итә. Барыннан да бигрәк Шомбыт, Ямаш, Балык бистәсе гимназиясе, 2 нче мәктәп, Котлы Бөкәш, Яңа Арыш, Югары Тегермәнлек мәктәпләре үз товарларын күпләп алып килгәннәр. Ямашлылар, мәсәлән, сәүдә нокталарын "урман җәнлекләре", "кош-кортлар" белән үзгә тулыландырганнар (сез аларны рәсемдә күрәсез). Ә күгәрченлеләр барлык фантазияләрен эшкә җигеп ташландык пластик шешәләрдән пальма агачы, күбәләкләр, төрле җәнлек сыннары, автомашина резинасыннан аккош сурәтләре ясап менә дигән "тере почмак" әзерләгәннәр. Балалар иҗат үзәге коллективы да район халкына үз иҗат эшләрен тәкъдим итә. Ярминкә мул азык-төлек товарлары һәм берсеннән-берсе матур, зәвыклы итеп бизәлеше белән күпләрне тартып тора. Барыннан да бигрәк берәү дә буш кул белән китми. Һәркем төрле сәбәпләр белән үз бакчаларында үстерә алмаган көзге нигъмәтләрне күпләп алып кышка запас әзерләргә омтыла. Шуңамыдыр, Шомбыт, Котлы Бөкәш, Ямаш һәм башка мәктәпләр алып килгән суганны исәпле минутларда алып бетерделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев