Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

“Гомеремне дә бирәм халкыма”

Балык бистәсе икенче мәктәбенең 5 нче "б" сыйныфында "Муса Җәлил-шагыйрь, Советлар Союзы Герое" темасына сыйныф сәгате узды. Сыйныф җитәкчесе Рәсимә Хафизова бөек шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырды. -Муса Җәлил татар халкының батыр улы. Бик күп буыннар аның белән горурланыр әле. Казанда Кремль янында аңа һәйкәл куелган. М.Җәлил исемендәге...

Балык бистәсе икенче мәктәбенең 5 нче "б" сыйныфында "Муса Җәлил-шагыйрь, Советлар Союзы Герое" темасына сыйныф сәгате узды. Сыйныф җитәкчесе Рәсимә Хафизова бөек шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырды.
-Муса Җәлил татар халкының батыр улы. Бик күп буыннар аның белән горурланыр әле. Казанда Кремль янында аңа һәйкәл куелган. М.Җәлил исемендәге татар дәүләт опера һәм балет театры башкалабызның бизәге,-диде ул.
Укучылар шагыйрьнең балалар өчен язылган, табигатькә багышланган әсәрләрен укыдылар.
Ландыш Нуриева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев