Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Гомер көзенең дә үз матурлыгы бар

Әйе, кеше гомеренең көзе дә матур булырга тиеш шул. Өлкәннәр көне дигән бәйрәмне дә ветераннарыбыз, пенсионерларыбыз мәнфәгатьләренә игътибарны ныграк җәлеп итү өчен уйлап тапканнар инде.

Өлкәннәр ункөнлеге барышында районыбыз авыл җирлекләрендә оешма, предприятиеләрдә бер генә өлкән кешене дә игътибардан читтә калдырмаска тырыштылар. Һәр кайда мөмкинлекләрдән чыгып бәйрәм күчтәнәчләре өләштеләр, чәй табыннарына чакырып сыйладылар. Корноухово картлар йорты да кунаклардан өзелеп тормады.Ункөнлекнең соңгы көнендә федераль казначылыкның Татарстан республикасы буенча идарәсе җитәкчесе Рөстәм Нуриәхмәтов килде. Ул район башкарма комитеты җитәкчесе Марат Гафаров, социаль яклау бүлеге начальнигы Айгөл Вафина белән бергәләп картлар йортында яшәү, көнкүреш шартлары белән танышты. Картлар йорты директоры Рәмзия Сатдинова кунакларны ашханәгә дә, бүлмәләргә дә алып керде. Ул арада өлкәннәр залга җыелып өлгергәннәр иде инде. Рөстәм Нуриәхмәтов картлар йортында тәрбияләнүчеләрне Татарстан Президенты исеменнән өлкәннәр көне белән тәбрикләде. Республикада өлкәннәрнең, шул исәптән картлар йортларында тәрбияләнүчеләрнең тормыш шартларын яхшырту буенча күрелә торган чаралар турында сөйләде. Сүз уңаеннан Корноухово йортында өлкәннәр өчен барлык уңайлыклар тудырылган булуын билгеләп үтте. Аның бу сүзләрен әби-бабалар да җөпләп утырдылар. Тормыш шартларын тагын да яхшыртырга теләптер инде Рөстәм Нуриәхмәтов кер юу машинасы бүләк итте.
Балалар иҗат үзәге хезмәткәрләре Айгөл Хәмәтвәлиева, Эльвира Кәримуллина, Марсель Җәләлов, Рамил Имамов менә дигән концерт әзерләп килгәннәр. Дәртле дә, моңлы да җырларын башкарып өлкәннәрнең күңелен күрергә тырыштылар алар. Максатларына ирештеләр дә булса кирәк. Кайберләре Марсельгә кушылып җырлап та алдылар. Өлкәннәрнең артистларны бер генә дә җибәрәселәре килмәде инде. "Тагын килегез",-дип рәхмәтләрен әйтеп озаттылар алар кунакларны. Ә бер әбекәй җиңемнән тартып читкәрәк алып китте дә: "Ни, энем, безнең исемнән безне тәрбияләүче бу игелекле кешеләргә рәхмәтләр әйтеп яза күр әле. Үз әти-әниләредәй күреп хөрмәтлиләр бит. Матурлап яз, бөтен кеше белеп торсын",-диде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев