Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

«Әфганстан язмышым»

Биектау авылы Мәдәният йортында күптән түгел генә "Әфганстан минем язмышымда яши" исемле әдәби-музыкаль кичә үтте. Аны тарих укытучысы Нурсинә Шәймарданова тирән эчтәлекле әңгәмәсе белән ачып җибәрде. Халык бик күп җыйналган иде. Әфган сугышы ветераннары район үзәгеннән генә түгел, республика шәһәрләреннән туган авылларына очрашуга кайтканнар. Аңа район хәрби комиссариат хезмәткәре Марат...

Биектау авылы Мәдәният йортында күптән түгел генә "Әфганстан минем язмышымда яши" исемле әдәби-музыкаль кичә үтте. Аны тарих укытучысы Нурсинә Шәймарданова тирән эчтәлекле әңгәмәсе белән ачып җибәрде. Халык бик күп җыйналган иде. Әфган сугышы ветераннары район үзәгеннән генә түгел, республика шәһәрләреннән туган авылларына очрашуга кайтканнар. Аңа район хәрби комиссариат хезмәткәре Марат Гыйльметдинов, мәдәният бүлеге җитәкчесе Наталья Чернова, әфганчылар советы рәисе Илдус Моталлапов та килгән иде. Очрашуның рәсми өлешеннән соң концерт номерлары башланып китте. Тегермәнлек авылыннан Алмаз Сафин, Рөстәм Галиевне залдагылар алкышлап каршы алдылар. Һәр бәйрәмдә актив катнашучы Алмаз белән Лилия Хөснуллина, Тәб.Чаллы авылы клубы мөдире Илдус Садыйков, яшь җырчылар Инсаф Гыйльметдинов, Айгөл Кәримуллина, Рәмис Имамиев чыгышларын тамашачылар яратып кабул итте. Кичәдә ерак әфган җирендә башларын салган ике егетебезне залдагылар бер минутлык тынлык белән искә алдылар. Концертта Биектау мәктәбе укучылары Дәниф Әхмәтҗанов, Айсылу Галимова, Нәзирә Хафизуллиналар да актив катнаштылар. Халык аларны бик яратып кабул итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев