Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Чыныгып кайтты егет

Шушы көннәрдә генә Балык бистәсе егете Айрат Сафин гражданлык бурычын үтәп хәрби хезмәттән кайтты.

Аның әйтүенә караганда, яшүсмерләргә хәзер армия хезмәтеннән куркырга, аннан качып калу юлын эзләргә кирәкми. Кече яшьтән үк спорт белән дуслашсаң, югары яки махсус уку йортында белем алырга өлгерсәң тагын да җиңелрәк, уңайлырак икән. Айрат та урта мәктәпне тәмамлагач Казан шәһәрендә югары уку йортында укып юрист белгечлегенә ия булган. Мәктәп елларыннан ук спортның каратэ, җиңел атлетика төрләре белән дус булуы аңа армия хезмәтендә күп кенә кыенлыкларны җиңәргә ярдәм иткән. Егет эчке эшләр гаскәрләрендә спецназ төркемендә хезмәт итеп шактый авыр һәм катлаулы бурычларны да уңышлы үтәгән. Ул ИЛ-76 очкычы һәм МИ-8 вертолетларыннан күп мәртәбә парашюттан сикергән. Армия хезмәте чорында ул хәрби спортчы нормативын да уңышлы үтәгән. Оренбург, Екатеринбург өлкәләрендә катлаулы хәрби өйрәнүләрдә катнашкан. Хәрби хезмәте нибары бер елга гына сузылса да, якташыбыз хәрби частьнең спорт-масса эшләрендә катнашып күп кенә бәйгеләрдә көч сынашкан. Бер сүз белән әйткәндә, Балык бистәсе егете өчен армия хезмәте менә дигән батырлык мәктәбе буларак хәтерендә сакланыр, мөгаен.
Айрат Сафин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X