Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

“Чәчәкләр фантазиясе”

Әниләр бәйрәме алдыннан "Березка" балалар бакчасының өлкән группасында "Чәчәкләр фантазиясе" темасына эшләнмәләр күргәзмәсе оештырылды. Анда ата-аналар да, балалар да актив катнаштылар, осталыкларын күрсәттеләр. Күргәзмәдә төрле материалдан эшләнгән чәчәк композицияләре күп иде. Балалар әниләренә, әбиләренә, апаларына бүләк әзерләгәндә тырышлыкларын, мәхәббәт хисләрен жәлләмәгәннәр инде. Шуның өстенә туганнарын, якыннарын шигырьләр сөйләп, җыр-биюләр башкарып...

Әниләр бәйрәме алдыннан "Березка" балалар бакчасының өлкән группасында "Чәчәкләр фантазиясе" темасына эшләнмәләр күргәзмәсе оештырылды. Анда ата-аналар да, балалар да актив катнаштылар, осталыкларын күрсәттеләр. Күргәзмәдә төрле материалдан эшләнгән чәчәк композицияләре күп иде. Балалар әниләренә, әбиләренә, апаларына бүләк әзерләгәндә тырышлыкларын, мәхәббәт хисләрен жәлләмәгәннәр инде. Шуның өстенә туганнарын, якыннарын шигырьләр сөйләп, җыр-биюләр башкарып та куандырдылар.
Яз бәйрәме уңаеннан балалар бакчасы мөдире Розалия Габитова барлык әниләрне һәм әбиләрне тәбрикләде. Аларга конкурста актив катнашканнары өчен зур рәхмәтен белдерде. Ә тәрбиячеләр Светлана Баранова һәм Александра Гаврилова күргәзмәдә катнашкан һәр әни, әбигә бүләкләр тапшырдылар.
Гөлназ Нуриева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев