Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Буыннан-буынга

Балык бистәсе туган якны өйрәнү музее районыбызның данлы сугышчан һәм хезмәт батырлыклары саклагычына әйләнде. Ә үткәнне искә алу бигрәк тә яшь буын өчен һәрвакыт күңелле. Ә музейга яшүсмерләр генә түгел, Балык бистәсе кунаклары һәм райондашларыбыз да еш булалар.

Бигрәк тә истәлекле даталар Җиңү бәйрәме кебек данлы көннәр алдыннан биредә кеше күп була. Музей хезмәткәрләре һәркемне кызыксындырган экспонатлардан махсус күргәзмәләр оештыра. Укучы балалар үткән тарихыбыз белән ныклап кызыксыналар. Алар бирегә сыйныфлары белән киләләр. Әле менә Җиңү көне бәйрәме алдыннан да Балык бистәсе гимназиясенең беренче сыйныф укучылары килде бирегә. Музей хезмәткәре Л.Ахунова аларга Бөек Ватан сугышы чорларында якташларыбызның батырларча көрәшүе турында сөйләде. Ватан сугышы ветераннары белән таныштырды. Ә балалар исә күп төрле экспонатлар, тарихи документларны зур кызыксыну белән карадылар. Әнә шулай бу музейда туган якка мәхәббәт, балалар күңеленә патриотик хис һәм горурлык тәрбиялиләр. Шуларның ачык нәтиҗәсе буларак бу балалар да илебезнең лаеклы гражданнары булып танылырлар, дип ышанасы килә.
Рәсемдә: Ватан сугышына багышланган стенд янында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев