Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

“Биючегә сүз әйтмәгез – бии-бии остара”

Биючегә сүз әйтмәгез-бии-бии остара, дип белми әйтмәгән татар зыялылары. Менә инде егерме елга якын районыбызда "Кама йолдызчыклары" җирле халыкны төрледән-төрле чыгышлары белән куандырып килә. Аларның балкышы да елдан ел сүрелми, киресенчә яңа уңышларга ирешеп, яңа үрләр даулыйлар алар.

Чыгышларын карасаң үзең дә ирексездән бөек Болгар, Алтын Урда чорына барып эләгәсең. Шаян биюләрдә ниндидер эчкерсез балалар көлүе белән елмаясың. Биюләре аша безгә үз милләтебезнең гүзәллеген, халкыбыз тарихын, тормышның ямен күрергә өйрәтәләр алар.
1991 елдан бирле эшләп килгән бу коллектив, кыска гына гомере эчендә бик зур уңышларга ирешә. Республика, Россия күләмендә төрле җиңүләр яулап районыбызның данын яклыйлар. Минемчә "Кама йолдызчыкларының" мондый зур уңышларга ирешү сере төркемне оештырган, аңа җанын-тәнен биргән Әлфинур Миркасыймовна Шәвәлиева тырышлыгында яшеренгәндер.
Әлфинур апаның биюгә мәхәббәте кече-кечкенәдән үк яралган. Инде мәктәптә укыганда ук ул тормыш юлын бию белән бәйләп китәчәгенә ышанган. Бу хыялы аны Алабуга шәһәренең хореография көллиятенә илтә. Укып бетереп кулына диплом алгач ул туган якка кайтам, анда балаларны бию серләренә өйрәтәм дигән ният белән Балык Бистәсе районына кайта. Мәктәпкә эшкә урнаша.
Коллектив яралганнан бирле, аның белән бергә гомер итүче, аның беренче адымнарын үз күзе белән күргән кешедән дә яхшы бу төркем турында кем белсен?! Шуңа да, "Кама йолдызчыклары" белән якыннанрак танышыр өчен, Әлфинур апага берничә сорау бирдем.
-Бию коллективы оештыру теләге кайчан туды? Исемне ничек сайладыгыз?
-Бию коллективы булдыру үземнең күптәнге хыялым иде ул минем. Шушы теләкне тормышка ашырыр өчен мин балалар җыя башладым. Исеме өстендә дә озак баш катырып утырмадык. Бездә "Камские зори" дигән вокал төркеме бар иде инде, шуңа исемебезне дә "Кама йолдызчыклары" дип куярга булдым.
-Төркемгә төрле балалар килә. Алар арасында сәләтләре ярылып ятмаганнары да, киләчәккә зур өметләр баглаганнары да бар. Биюче балаларга таләпләрегез нинди?
-Авыл җире бит. Шуңа күрә дә сайлау мөмкинлеге чикле. Шәһәрдә булса иң-иңнәрен генә сайлап алыр идең дә бит, андый мөмкинчелек юк. Ләкин монда килгән кешене кире борып җибәрмибез. Утыз бала килсә дә, утызын да алып калам. Аюны да биетеп була диләр бит әле. Әгәр дә баланың үзендә теләге бар икән, аңа уңышка ирешергә бөтен мөмкинлекләр дә бар.
-Укучыларыгыз арасында алга таба да тормышларын бию белән бәйләп киткәннәр бармы?
-Әлбәттә, андыйлар бар. Минем туганым хәзер ТГПУның хореография бүлегендә укый. Соңгы елларда кече яшьтән үк бию белән профессиональ шөгыльләнәчәкбез, дип килә башладылар. Чөнки төрле шәһәрләрдә йөрибез, төрле бәйгеләрдә катнашабыз, балаларның да кызыксынуы көннән көн арта. Тормышларын бию белән бәйләп китмәгән, бүтән һөнәр сайлаган укучылар да кайтып рәхмәтләр укыйлар. Аларга да бию киләчәктә кирәк була. Уку йортларында чыгыш ясыйлар. Яраткан эшләрен дәвам итәләр.
-Төркемегездә кайчандыр биегән яшьләр белән очрашу кичәләре оештырасызмы?
-Әйе, алар белән дә еш очрашып торабыз. Олырак буыннар кечерәкләр белән тәҗрибәләре белән уртаклашалар. Телефон, контакт аша гел аралашып торабыз.
-Чыгыш ясаган биюләрегез барысы да үзенчәлекле. Әйтегез әле бию ничек ярала?
-Без хәзер коллектив белән эшлибез. Наталия Петровна сюжетлар уйлап чыгара. Ул безнең режиссер. Мин үзем репититор-җитәкче. Биюгә төрле күнегүләрне махсус Казаннан килгән хореографлар өйрәтә. Шулай итеп без бию әзерләү өчен аерым бер команда җыябыз. (көлә).
-Клип төшерүегез турында сөйләп китсәгез иде.
-Без 2004 елдан бирле "Созвездие-Йолдызлык" конкурсында катнашып килдек. Соңгы ике ел рәттән беренче урыннарны бирмәдек. Җиңүләребез "Созвездие-Йолдызлык"ны оештыручы кешеләр белән безне тагын да якынайтты. Конкурсның продюсеры Д. А. Туманов безгә биюебезгә клип төшерергә тәкъдим ясады. Без, әлбәттә, бу хәбәрне бик зур куаныч итеп кабул иттек. Клип 4 көн дәвамында төшерелде. Минемчә, бу безнең өчен бик зур уңыш. Клип төшергәннән соң аларның биюгә мәхәббәтләре аеруча да артты дип уйлыйм.
-Ел саен төрле бәйгеләрдә катнашып лаеклы урыннар аласыз. Иң истә калган чыгышларыгыз турында сөйләп китсәгез иде.
-Иң истә калган ел ул безнең өчен 2009 ел иде. Чөнки беренче тапкыр "Созвездие-Йолдызлык" конкурсында беренче урын алдык. Шул ук елны Чаллыда оештырылган "Вихри танца" конкурсында гран-прига лаек булдык. Баштарак Чаллыда безне авылдан килгән дип кенә кабул иткәннәр иде. Әле дә исемдә "Борчылмагыз. Җиңмәсәгез дә сезгә грамота бирәләр",-дип әйтүләре. Ә без барысын да шаккаттырып гран-прига лаек булдык. 2010 елда Кырымга бардык. Севастополь, Артекта, Кара диңгез флотында чыгыш ясадык. Армиядә хезмәт иткән якташларыбыз белән очраштык. Мәскәүдә "Поют и танцуют дети Татарстана" дигән фестивальдә "Созвездие-Йолдызлык" конкурсындагы иң яхшы чыгышлар белән без дә бардык. "Ритмы древних Челнов" дигән биюне башкардык.
-Балык бистәсендә ике көчле бию төркеме бар. Шуның берсе сез. Көндәшләрегезгә ничек карыйсыз? Арагызда конкуренция бармы?
-Әлбәттә, безнең бер-беребез белән ярыш бара. Һәрберебез җиңү яуларга, иң яхшысы булырга омтыла. Бу бер караганда әйбәт тә, чөнки кызыксыну арта. Ләкин мин балаларга һәрвакыт ачу сакламаска, усал булмаска өндәп киләм. Тормышта да бит әкияттәге кебек яхшылык начарлыкны һәрвакыт җиңә. Коллективлар үзара да бик тату.
-Сезнең өчен бию ул нәрсә?
-Бию ул - минем тормышым. Төшкә кадәр мин мәктәптә, төштән соң кичке сигезгә хәтлек спорткомплекста. Кайвакыт миңа син үзең, гаиләң өчен яшәмисең ахрысы диләр. Әгәр дә бию булмаса тормышымның яме калмый. Өйдәгеләр дә моны аңлый, шуңа минем эшемә сүз әйтмиләр. Балаларның җиңүләренә сөенәм, борчулары булса көенәм. Аларның һәрберсе үз балаларым күк. Минем үземнең өч бала. Кечерәк чакта алар: "Әни син безгә караганда, чит балаларны күбрәк яратасың",-дип үпкәләп тә куялар иде. Минем хәзер 100 гә якын балам бар, дип үзе дә балаларча самимилек белән елмаеп куйды Әлфинур апа.
Әлфинур апа укучылары белән тиз уртак тел таба. Һәрбер баланың җаен белә. Балалар да аны бик ярата. Икенче әниләре итеп күрәләр.
Балык бистәсендә яңа "Дельфин" спорткомплексы ачылуы белән "Кама йолдызчыклары" төркеменең тренировкалары шунда үтә. Җитәкче сүзләренә карасак, монда бию белән профессиональ шөгыльләнү өчен бөтен шартлар да тудырылган. Бию залында станоклар, спорт белән шөгыльләнер өчен тренажерлар бар. Теләгән кеше бассейнга кереп чыга ала. Төркем өчен аерым аккомпаниатор килеп уйный. Финанс ягыннан да кытлык кичермибез,-ди ул.
Киләчәктә дә "Кама йолдызчыклары" төркеме безне яңа уңышлары белән сөендерсен. Республика, Россия күләм ярышларда лаеклы урыннар яулап районыбыз данын тагын да күтәрсен дигән теләктә калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X