Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Бәхетле картлыкта

Бүген районыбызда яше 100 дән узган 4 кеше яши. Ә ел ахырына кадәр аларның саны тагын 3 кә артуы көтелә.

Әле шушы көннәрдә генә Иске Арыш авылында яшәүче Маһисания Хаҗи кызы Сәлахетдинова да үзенең бер гасырлык юбилеен билгеләп үтте. Шул уңайдан аңа РФ Президенты һәм муниципаль район башлыгының тәбрикләү хатлары белән бүләкләрен башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Рашат Хәбибуллин тапшырды. Юбилярга бу көнне халыкны социаль яклау бүлеге җитәкчесе Айгөл Вафина, Балыклы Чүкәй авыл җирлеге Советы башлыгы Әлфия Нуретдинова һәм район ветераннар советы рәисе Мария Александрова да ихлас күңелләреннән җылы тәбрикләүләрен җиткерделәр.
Әйтергә генә ансат 100 яшь, бер гасыр гомер. Бу вакыт эчендә нинди генә кыенлыклар, вакыйгалар булмаган. Чынбарлыкта исә балалары белән Маһисания апаның әйтүенә караганда әбиебезгә 101 яшь тулган икән. Элеккеге чорларда шулай иде бит инде ул, үзвакытында теркәү үткәреп (метрика) туу турында таныклык алырга бик ашыкмаганнар. Иске Арыш авылында туып үскән әнисе Әминә апа белән әтисе граҗданнар сугышы ветераны Хаҗи абзый да кызларының әдәпле, тәртипле гаиләгә эләгеп матур яшәүләрен теләгәннәр. Үзвакытында һәрбер авыл баласы кебек ул да бик кечкенәдән тормыш арбасына җигелгән. Илебез халкы җилкәсенә төшкән авыр сынаулар-ачлык, революция һәм колхозлашу чорларының тере шаһиты ул бүген. Барысын да яхшы хәтерли. Хәтта ул вакытлардагы авыл старосталары, яңа оешкан колхоз, авыл Советы активистларының да исемнәрен, холыкларын әйтеп сөйләргә ярата.
-Авыр колхозлашу елларында авылыбыздан бер төркем хатын-кыз Корноухово һәм Балык бистәсенә чәчүлек орлык алырга чыгып китә идек. Аякка кигән чабатабыз өйгә кайтып җиткәнче тузып тарала иде,-ди ул. Әнә шулай көнозын диярлек тамакка бер тагәм ризык капмыйча, өскә җылы кием кимичә яшәсәләр дә, зарлану, сыкрануны белми әбиебез. Хөкүмәтебезгә рәхмәт, безнең кебек өлкән яшьтәгеләрне онытмыйлар, еш искә алалар. Ирем белән Бөек Ватан сугышында һәлак булган өч абыемның гомерен Ходай Тәгалә үземә биргәндер күрәсең,-ди ул барыннан да бигрәк туган авылларында яшәүче кызлары, кияүләре өчен куана ул. Кызы Нурания белән кияве Нургали гаиләсендә яши бүген Маһисания әби. Элеккеге елларда кызы Гашия белән кияве Вәгыйз гаиләсендә кадер-хөрмәт күргән. Без булган көнне дә әбиебез хөрмәтенә кызы Нурания белән кияве Нургали мул табын әзерләгән иделәр. Бәйрәмгә 5 баласы, 10 оныгы, байтак кына оныкчыклары да җыелган. Бүген ул яшәгән гаилә хуҗалары икесе дә лаеклы ялда. Әти-әниләре кебек алар да гомерләре буена колхозда эшләгәннәр. Кияве Нургали 4 яшеннән әнисез калып, ятимлек ачысы татып үскәнгә әбисен үз әниседәй якын итә. 101 яшьлек карчыкның сәламәтлеге дә алай начар дип әйтеп булмый. Үз яшенә күрә Аллага шөкер сау-сәламәт ул. Өй эшләрендә дә булыша. Әле урамга да чыгып кергәли. Тик менә бер авырудан гына интегә ул, колаклары начар ишетә. Ләкин кызы һәм кияве белән алар бер-берсен күз карашыннан аңлашалар.
-Бүгенге тормышыбыз Аллага шөкер, элеккеге алпавытлардан бер дә ким яшәмибез,-дип шаярта әби. Балаларының әдәпле, тәртипле, эш сөючән булып үсүләренә, йөзенә кызыллык китермәүләренә сөенеп туймый ул.
Алда әйткәнебезчә, ике кызлары туган авылларында төпләнсәләр, олы кызы Фәүзия белән улы Сөләйман Чиләбе өлкәсендә гомер кичерәләр. Төпчек улы Рафаэль исә үз төбәгендә бәхетен табып Балык бистәсендә яши. Алар бар да кадерле әниләренең шундый авыр еллар кичеп озын гомерле булуына шатланалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X