Игътибар
"Бәхетле балачак" конкурсы
Конкурсның максатлары һәм бурычлары:
- Балаларны мәдәнияткә, сәнгатькә тарту.
-Аларның сәләтен ачу һәм үстерүгә булышлык күрсәтү.
Конкурс 2014 елның 1 гыйнварыннан алып 1 июньгә кадәр барачак. Әлеге конкурста 3 яшьтән алып 14 яшькә кадәр балалар катнаша ала. Конкурста катнашу өчен тутырылган анкета һәм рәсемнәрне оештыручы комитетка...
Игътибар
"Бәхетле балачак" конкурсы
Конкурсның максатлары һәм бурычлары:
- Балаларны мәдәнияткә, сәнгатькә тарту.
-Аларның сәләтен ачу һәм үстерүгә булышлык күрсәтү.
Конкурс 2014 елның 1 гыйнварыннан алып 1 июньгә кадәр барачак. Әлеге конкурста 3 яшьтән алып 14 яшькә кадәр балалар катнаша ала. Конкурста катнашу өчен тутырылган анкета һәм рәсемнәрне оештыручы комитетка җибәрергә кирәк. 2014 елның 1-3 апрель көннәрендә Оргкомитет аларны Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының рәсми сайтына урнаштырачак. 3нән алып 30 апрельгә кадәр интернет тавыш бирү оештырылачак. 5-8 май көннәрендә конкурска нәтиҗәләр ясалачак. Җиңүчеләргә финалда катнашу өчен чакырулар җибәреләчәк.
Конкурска бары тик JPEG электрон форматындагы фотолар гына җибәрергә ярый. Һәрбер катнашучыдан 5 эшкә кадәр кабул ителә.
Конкурска фотографиягә төшерелгән рәсемнәр, скульптур эшләр; видеосюжетка төшерелгән хореография, вокал, инструменталь башкарулар; документ формасындагы әдәби әсәрләр һ.б. кабул ителә.
Конкурс номинация һәм яшь группаларына карап бүленгән. Эшләр 3 яшь категориясенә карап билгеләнә: 3-6 яшь, 7-10 яшь, 11-14 яшь.
Һәрбер катнашучыга конкурс тәмамланып, нәтиҗәләр чыгарылганнан соң, җиңүче, лауреат яки катнашучы дипломнары тапшырылачак (җибәреләчәк).
Оргкомитет адресы:
420060, Казан, Карл Маркс урамы, 38/5, 312,313 кабинет.
Информацион-аналитик Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты управлениесы.
Телефоннар: (843) 299-77-17, 236-49-66,236-50-56, факс: 264-63-37.
e-mail: konkurs-vkt@mail.ru
www.tatar-congress.org
фото yandex.ru
Нет комментариев