Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

“Бәхетем бит син минем”

Ул үзенең бердәнберен һәм кабатланмасын-Капитолина Григорьевнаны бер күрүдә таба һәм дә гомерлеккә.

Гомер агымсу кебек. Аларның ир белән хатын булып яшәүләренә дә 50 ел вакыт узып киткән. Йөрәкләре генә элеккечә яшь кала бирә, элеккечә ярата һәм әле дә шундый мәхәббәт тибешендә калырга тели.
Аның медучилище студенты Капитолина белән очрашуын һич онытасы юк. Бәтке авылы, ерактагы 1961 ел. Авыл хуҗалыгы техникумын тәмамлап агроном дипломы алган егетне язмыш шушы авылга китерә. Бер күз сирпү, бер караш, бер очрашу гашыйк итә дә куя үзләрен. Ә инде аннан җитди күрешүләр, мәхәббәт кичләре, нәкъ гашыйклар канунындагыча. Иң кыйммәте, ихлас мәхәббәт кайнарлыгын 50 ел дәвамында саклап, бер-берсенә биргән вәгъдәләргә тап төшермичә яшиләр алар.
Югарыда искәртелгәнчә, моннан 50 ел элек гаилә корып җибәрәләр. 4 айдан Хәбри Гариповичны армия сафларына алалар. Солдат шинеле кигән вакытында аңа кызың туды дигән хәбәр килеп ирешә. Ул вакытлардагы 3 ел солдат хезмәтендә аны Капитолинадан килгән эчкерсез мәхәббәт хатлары җылытып, шифаландырып тора. 3 ел сынауны лаеклы үтәләр алар.
Инде аннан соңгы елларда гаилә тагын да ныгый төшә, органик бер бөтенгә әйләнә бара. Җаваплы эш, вакыт тарлыгы, ял өчен мөмкинлекләрнең чикле булуы да аларның матур тормышын какшата алмый. Хәбри Зыятдинов алдан хуҗалыкта агроном вазыйфасын башкара. Тырышлыгын бәяләп, оештыру осталыгын күреп аны Фрунзе һәм Жданов исемендәге колхозларга рәис итеп билгелиләр. Колхоз карамагына кергән авылларда ул җитәкчелек иткән елларда күтәрелгән объектларның исәбе-хисабына төшенеп гаҗәпләнеп куясың. Ул елларда Жданов исемендәге колхоз игенчелек һәм терлекчелек тармагы үсеше буенча да күпләр өчен үрнәк булып торды. Авылда фельдшер булып эшләү Капитолина өчен дә җиңел генә булмагандыр. Әмма аны авыл халкы бүген дә зур хөрмәт белән ихтирам итеп искә алып сөйли. Бер-берсе белән яхшы мөгамәләдә аңлашу, бер-берсенә юл кую кебек күркәм сыйфатлары бу парларга максатларына ирешүдә ярдәмгә килгәннәрдер дип фаразлыйк. Үз гаиләләрендә, хезмәтләрендә ирешкән уңышлары шул хакта сөйлиләр түгелме соң? Хәбри Гарипович-ТР Авыл хуҗалыгының атказанган хезмәткәре, "Почет билгесе" һәм "Хезмәт Кызыл Байрагы" ордены кавалеры. Ә Капитолина Григорьевна исә-"СССР сәламәтлек саклау отличнигы" исеменә лаек була. Ике кыз, бер ул үстерәләр. Аларга югары белем бирәләр. Бүгенге көндә 4 онык әбисен һәм бабасын куандырып үсәләр.
Гаилә бәхетенең сере нидә? Әлеге сорауга алтын юбилярлар бик гади, әмма тормышчан җавап кайтаралар: бер-береңне аңларга, санларга, хөрмәтләргә, түземле, сабыр булырга кирәк, иң мөһиме-ярату хисен югалтмау, аны тапламау,-диләр алар. Бер-берсенә караш ташлаганда да "Бәхетем бит син минем",-дип пышылдыйлар сыман.
юбилярлар-Капитолина григорьевна һәм хәбри гарипович

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев