Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Яңа Арышта "Ак калфак"лылар, "Сөембикә"леләр очрашу уздырды

Җиңел машина Яңа Арыш авылына таба җилдерә. Ачык тәрәзәдән кергән саф һава, юл читендә үсүче кыр чәчәкләренең хуш исе-табигатьнең иң садә, чиста мизгелләрен җанга сеңдерәләр кебек. Тормыш мәшәкатьләре, җанны бимазалаган борчылулар, юл газапларын узып күңелдән матур уйлар йөгерә. Шулар тәэсирендә авыл урамына килеп кердек. Беренче караштан ук күзгә ташланган төз,...

Җиңел машина Яңа Арыш авылына таба җилдерә. Ачык тәрәзәдән кергән саф һава, юл читендә үсүче кыр чәчәкләренең хуш исе-табигатьнең иң садә, чиста мизгелләрен җанга сеңдерәләр кебек.
Тормыш мәшәкатьләре, җанны бимазалаган борчылулар, юл газапларын узып күңелдән матур уйлар йөгерә. Шулар тәэсирендә авыл урамына килеп кердек. Беренче караштан ук күзгә ташланган төз, нык йортлар, бизәкләп эшләнгән капка-коймалар ерактан ук татар мохитен яктырталар сыман.
Яңа Арышка килүебезнең максаты авыл халкы, район хатын-кызлары берләшмәсе һәм "Ак калфак" татар хатын-кызлары республика, район оешмасы әгъзалары, "Сөембикә" журналы вәкилләре белән күрешеп, фикерләшү иде. Очрашуга шулай ук укытучылар, китапханәчеләр, мәктәп укучылары да килгәннәр.
Кунакларның кайсы гына сүз алмасын, сүз гаиләдә балалар тәрбияләгәндә милли кануннарга таянып эш итү, үз хокукыбызны яхшы белү, килеп туган кыенлыкларны хәл итү юлларын бергәләп эзләүгә юнәлтелде. "Ак калфак" татар хатын-кызлары республика оешмасы җитәкчесе Кадрия Идрисова чыгышы залдагыларга аеруча нык тәэсир итте.
-Без татар милләтенә генә хас булган борынгы йолаларыбызны югалтырга тиеш түгелбез. Күпләребез әбиләребезнең бала тугач кендек бавын җыйнап, саклап куюлары, бала балигъ булганнан соң аны үзенә бирүләрен әле дә хәтерлиләрдер. Гади генә кебек тоелса да бу мәгънәви әһәмияткә ия. Чөнки ана белән карындагы сабыйны тоташтыручы кендек бавы туклануны гына түгел, милли үзаңны да сеңдерә бара.
Үз чыгышында ул шулай ук бүгенге көнгә кадәр сакланып килгән гореф-гадәтләребезне искә алды. Район хатын-кызлары берләшмәсе җитәкчесе Рәсимә Гарифуллина әлеге җәмәгать оешмасының эшчәнлеген, районда алып барган хезмәтләре турында сөйләде.
(Тулырак язманы газетабыздан укый аласыз)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев