Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

«Башладык!»

«Без КВНны башлыйбыз!» Онытылмас, юмор-шаяруларга бай бәйрәм әнә шул сүзләр белән башлана. Һәр елны ноябрь, декабрь айларында Агротехник көллияттә шаяннар, тапкырлар клубының республика конкурсының беренче этабы уза. Быел анда беренче-өченче курслардан 7 команда:"Чын егетләр"(169 группа),"Батыр"(170),"Допинг"(171),"100 процент"(266), "Е-мое"(267), "Мобиль кызлар"(268), " Татар егетләре"(363) катнаштылар. Командалар миниатюраларны үзләре яздылар, мәзәк-шаяруларны да уйлап...

«Без КВНны башлыйбыз!» Онытылмас, юмор-шаяруларга бай бәйрәм әнә шул сүзләр белән башлана. Һәр елны ноябрь, декабрь айларында Агротехник көллияттә шаяннар, тапкырлар клубының республика конкурсының беренче этабы уза. Быел анда беренче-өченче курслардан 7 команда:"Чын егетләр"(169 группа),"Батыр"(170),"Допинг"(171),"100 процент"(266), "Е-мое"(267), "Мобиль кызлар"(268), " Татар егетләре"(363) катнаштылар. Командалар миниатюраларны үзләре яздылар, мәзәк-шаяруларны да уйлап таптылар.
Беренче "сәламләү" конкурсында ук "Е-мое" алга чыкты. Алар башка этапларда да позицияләрен бирмәделәр. Ике сәгать дәвамында дәртле, күңелле уен барды сәхнәдә. Мәзәкләр, шаярулар булачак Универсиадага, ата-аналар белән балаларның үзара мөнәсәбәтләренә багышланганнар иде. Аларның күбесе актуальлекләре белән аерылып тордылар.
Район мәдәният йорты методисты А. Автономов, балалар иҗат үзәге методисты Р. Имамов, тулай торак тәрбиячесе Н. Петрина составындагы жюрига җиңүчеләрне билгеләү җиңел булмады инде. Әмма конкурс, конкурс шул инде. Кемдер җиңә, кемдер җиңелә. Гомуми нәтиҗәләр буенча "Е-мое" командасы беренче урынны яулады. Икенче-өченче урыннарны "Допинг", "Татар егетләре" бүлештеләр.
Конкурс тәмамлангач көллият директоры В. Төхвәтуллин "Алтын балык" җыелма командасына ярымфинал зона ярышларында уңышлар теләде. Ул 5 декабрьдә безнең көллияттә узачак. Тапкырлыкта көч сынашырга Яшел Үзән һөнәри училищесы, Питрәч һөнәри лицее, Саба аграр көллияте командалары килүе көтелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X