Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Балык бистәсе гүзәлләре "Татар кызы" бәйгесендә

Татар кызы диюгә күз алдына сылу гәүдәле, уңган, тыйнаклыгы, оялчанлыгы күз карашында ук чагылган кыз килә. Район Мәдәният йортында узган "Татар кызы" бәйгесендә катнашучы кызларыбыз әнә шул матурлыкка ия иделәр.

Әлеге бәйгенең районыбыз күләмендә тәүге кат уздырылуы. Беренче турда 16 кыз катнашкан булса, финалга аның 8е үткән. Берсеннән-берсе чибәр, милли киемдәге кызларыбыз арасыннан иң-иңнәрен сайлап алу жюрига шактый кыенга туры килгәндер. Барысы да татар мәдәниятын, тарихын яхшы белүләрен дә күрсәтте алар. Шулай да "Татар кызы" бәйгесендә җиңүче булып Балык бистәсе 2 нче мәктәбенең 11 сыйныф укучысы Алинә Әхмәтвәлиева танылды.

(Тулырак язма белән газетабызның киләсе санында таныша аласыз).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев