Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Балык Бистәсе балалар үзәк китапханәсе республика күләмендә үткәрелә торган конкурсларда катнашырга чакыра

Районның балалар үзәк китапханәсе укучы гаиләләрне район һәм республика күләмендә үткәрелә торган конкурсларда катнашырга чакыра.

Беренчесе - "Әкияттә дуслыкка ышаныч һәм татулык яши" исемле конкурс. Аның шарты буларак, мәктәп яшендәге балалы гаиләдә кеше саны өчтән ким булмаска һәм аларның китапханә укучылары булуы мөһим. Һәр гаилә театрләштерелгән әкият белән чыгыш ясарга тиеш. Бер минут вакыт бирелә. Шул вакыт эчендә оригиналь сәламләү, гаиләдәгеләр белән таныштыру, куячак әкиятнең ни өчен сайланыун аңлатырга тиеш булалар алар.

Төрле милләт вәкилләренең әкиятләрен дә сәхнәләштерергә мөмкин. Чыгышлар музыка, слайд-презентация белән үрелеп барырга, төрле костюмнар кулланырга мөмкин. Катнашучылар яздырылган тавышларны кулланырга тиеш түгел. Әкиятне сәхнәдә куярга биш минут вакыт бирелә.

Икенчесе - "Әдәбият геройлары музее" исемле конкурс, 3-6 сыйныфлар өчен булачак. Ул ике номинациядә - "Тукай әкиятләре-илһам чыганагы" һәм "Минем яраткан әдәбият героем" исем астында үткәреләчәк.

Районда узачак конкурсның беренче этабы өчен:

-Габдулла Тукай әсәрләренә кулдан әйберләр (подделки) ясарга кирәк булачак, әсәрнең исемен дә язып кую мөһим.

-Яраткан әкият геройларын чагылдыручы кулдан әйберләр (подделки) ясау. Әсәрнең исемен дә язып куярга кирәк.

Тулырак мәгълүмат алу өчен районның балалар үзәк китапханәсенә мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Адресы: Ленин урамы, 40а йорт, үзәк китапханә, беренче этаж.

Фото: редакция архивыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: конкурс китапханә