Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Балтачлардан кыз сайладык, гомерлек ярлар итеп

29 мартта Балтач (Юлсубино) мәдәният йортында авыл кияүләренә багышланган һәм "Балтачлардан кыз сайладык, гомерлек ярлар итеп" дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә үтте. Балтач авылының хөрмәтле кияүләре хәләл җефетләрен, ягъни чибәр, акыллы, уңган авылыбыз кызларын култыклап, әлеге кичәгә килделәр. "Мине чакырмадылар" дип үпкәләүче булмагандыр, шәт, чөнки "в контакте" социаль челтәрендәге "Авыл офыклары"...

29 мартта Балтач (Юлсубино) мәдәният йортында авыл кияүләренә багышланган һәм "Балтачлардан кыз сайладык, гомерлек ярлар итеп" дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә үтте. Балтач авылының хөрмәтле кияүләре хәләл җефетләрен, ягъни чибәр, акыллы, уңган авылыбыз кызларын култыклап, әлеге кичәгә килделәр. "Мине чакырмадылар" дип үпкәләүче булмагандыр, шәт, чөнки "в контакте" социаль челтәрендәге "Авыл офыклары" газетасы", "Балык бистәсе, Балтач (Юлсубино)" төркемнәрендә хәбәрчеләр әлеге кичә турындагы игълан-хәбәрне күптән "элеп" куйдылар. Сүз уңаеннан шуны да әйтеп үтәсем килә, социаль челтәрнең дә файдалы яклары шактый икән, җәмәгать. Мәсәлән, район, авыл җирлегендә булган вакыйгалар белән Татарстанның, Россиянең төрле төбәкләрендә яшәгән якташларыбыз да танышып бара ала хәзер. Фотолар карый, яңалыклар укый, гомумән, авыл, район белән бергә яши ала, теләсә, якташлары белән фикер дә алыша, бәхәсләшә дә. Билгеле, язмамдагы әлеге чигенеш реклама хокукында түгел, бары интернет киңлекләрендә шундый шәп мөмкинлекләр барлыгын ассызыклап үтү генә иде.

"Сүз башым бит «Шүрәле»" дигәндәй, сүзем Балтач кияүләре турында иде бит әле...

Әлеге кичәгә чакырылган авыл кияүләре "Башка авылның яхшысы-үз авылыңның..." гыйбәрәсенә карата үз фикерләрен белдерделәр, ягъни башка авыл, башка төбәктә яшәүче кызлар белән никахлану турында фикер алыштылар. Кияү-әби, кияү-бабай мөнәсәбәтләрен барладылар. Әбигә, бабайга ярарга тырышу, алар белән уртак тел табуның төрле алымнарын сөйләделәр, ягъни шәп кияү булу серләрен ачтылар. Шулай ук, баҗайлар һәм "үги баҗайлар" темасы да читтә калмады. Бер гаилә эчендәге баҗайлар мөнәсәбәте, конкуренция турында сөйләштеләр, хәләл җефетләренең элеккеге егетләренә карата мөнәсәбәтләрен дә белдерделәр алар. Тормышта әби-бабай, баҗайлар арасында очырый торган төрле кызыклы, конфликтлы ситуацияләрдән чыгу юлларын да ачыкладылар. Кичәдә тормыш иптәшләре белән катнашкан Дамир, Газизҗан, Мансур, Илгиз, Марсель, Равил, Илшат кияүләр Балтач кызларының уңган, акыллы, сабыр, шул ук вакытта үткен, тормыш итәргә ныклы терәк булуларын ассызыкладылар, аларны тәрбияләп үстергән әти-әниләренә, авыл халкына кат-кат рәхмәтләрен белдерделәр. Төпле, кызыклы фикерләр җыр-моң белән үрелеп барды.

Әле тормыш кормаган авыл кызлары-егетләре өчен матур үрнәк булып, кичәне бизәде бу парлар. "Кызым, сиңа әйтәм, киленем, син тыңла" дигәндәй, авыл яшьләренә бер тормыш дәресе дә булды бу кичә.

Юлсубино авыл җирлеге җитәкчесе Харис Гатиятов әлеге кичәне "Авылыбыз киленнәре, зинһар, безгә ачуланмасын, үпкәләмәсен, икенче кичә, әлбәттә, аларга-уңган, булган киленнәргә багышланачак",-дип тәмамлады.

Һәрвакыттагыча, кичә ахырында кунакларны тәмле ризыклардан сыгылып торган табын, парлары чыгып торган бәлеш тә көтә иде.

Форсаттан файдаланып, райондашларны фикер алышуга чакырасым килә. Һәммәбезгә билгеле, Президентыбыз- Миңнеханов Рөстәм Нургали улы, "2014нче елда Татарстан Республикасында Мәдәният елы уздыру турында" боерык чыгарды. Мәдәният елында районыбызның башка авылларында мәдәният хезмәткәрләре ничек эшли? Алар шушы мәдәният елы уңаеннан гына эш күрсәтәләрме, әллә инде һәрдаим кешеләр күңеленә үтеп керерлек кичәләр, концертлар, очрашулар оештыра, спектакльләр куямы? Авыл мәдәният йорты ишегендә зур йозак эленеп тора һәм ул атнага бер тапкыр гына ачыламы? Ачылган очракта да, яшьләр анда җыелып тәмәке көйрәтә, сыра эчә һәм чит ил музыкасына селкенәме? Әллә инде башка авылларда да нәкъ менә Балтач Мәдәният йортындагы кебек эчтәлекле, мәгънәле кичәләр, очрашулар, концертлар оештырыламы? Район халкына мөрәҗәгатем нәкъ җырдагыча килеп чыкты: "Сездә ничек? Бездә шулай, җырлап күңел ачалар!" Ә бездә, чыннан да, һәр атна диярлек авыл халкы, кайткан кунаклар бергә җырлап-биеп, уйнап-көлеп, төрле темаларга фикер алышып күңел ачалар!

Нәзирә Гыйззәтуллина (Мостафина)

Казан шәһәре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X