Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Авыл «Әлмәндәре»нә хөрмәт

Шушы көннәрдә генә Күки авылының иң өлкән яшьтәге хезмәт ветераны Госман ага Нотфуллинны муниципаль район башлыгы урынбасары Рөстәм Гыйльманов 95 яшьлек юбилее белән котлап изге теләкләрен җиткерде. Аңа РФ Президентының котлау хаты белән муниципаль район башлыгы Илһам Валеевның бүләген тапшырды. Авыл аксакалы бу көнне халыкны социаль яклау бүлеге башлыгы Айгөл...

Шушы көннәрдә генә Күки авылының иң өлкән яшьтәге хезмәт ветераны Госман ага Нотфуллинны муниципаль район башлыгы урынбасары Рөстәм Гыйльманов 95 яшьлек юбилее белән котлап изге теләкләрен җиткерде. Аңа РФ Президентының котлау хаты белән муниципаль район башлыгы Илһам Валеевның бүләген тапшырды. Авыл аксакалы бу көнне халыкны социаль яклау бүлеге башлыгы Айгөл Вафина белән авыл җирлеге башлыгы Мәүлә Исхаковтан да истәлекле бүләк кабул итте.
Госман ага узган гасырның 1918 елында шушы авылда ишле гаиләдә туып үскән. Аның балалык, үсмер чорлары илебез өчен авыр һәм дәһшәтле сугыш елларына туры килә. Илебезгә фашист илбасарлары бәреп кергәч ул хәрби хезмәткә алына һәм 7 елга якын сугыш җимереклекләрен торгызып тимер юл магистральләрен сафка бастыруда нәтиҗәле эш башкара. Туган авылына кайткач аны иң элек колхоз тимерчелегенә куялар. Биредә үз эшен төгәл башкаруын күреп колхоз җитәкчеләре умарталыкка билгелиләр. Анда ул тормыш иптәше Мәймүнә белән 30 елга якын хезмәт куя. Йөздән артык умарта гаиләләре булдыруга ирешәләр. Һәркөнне авылдан 4 киломтер араны алар икәү арба тартып үтәргә гадәтләнәләр. Өйдән умарталык өчен кирәк-ярак салып урманга менсәләр, кич өйгә кайтканда аннан корыган агачлар, кипкән печән төяп төшәләр. Шулай алар бергәләшеп 50 елга якын тигез гомер кичереп 6 бала тәрбияләп үстерәләр. Тик менә Госман аганың тормыш иптәше Мәймүнә апаның гына гомере кыска булып чыга. Ул 70 яшендә вафат булган. Ветеран бүген олы кызы Хиләлия белән кияве Рәшит гаиләсендә гомер кичерә. Госман ага әле умартачылыктан тыш якыннары, туганнары өчен тәрәзә рамнары ясау белән дә шөгыльләнә. Хәер, ул әле бүген дә тик утыруны белми. Авылның икенче башында диярлек урнашкан мәчеткә, көндәлек кирәк-яракка кибеткә йөри.
-Озын гомерлелек безнең мөгаен нәселдән килгәндер. Әтием Нотфулла-88, әнием Мәгүзә 93 яшендә вафат булдылар. Минем дә әле 100 гә чаклы яшәргә исәп бар,-ди ул шаяртып. Гомер буена актив тормыш рәвеше алып баруы, авызына бер грамм хәмер алмавының файдасын үзе дә яшерми. Ни дисәң дә яшьтән хезмәт чыныгуы алып үсүе һәм үсмер елларында күп вакытны табигать почмагында үткәрү, бал кортлары белән дус булуның файдасы тими калмагандыр.
-Без балачакларда Госман ага белән Мәймүнә апаның бал суырту вакыты барлык авыл халкы өчен зур бәйрәм булуы бүгенгедәй хәтердә. Бу көнне алар бөтен авыл кешеләренә яңа суырткан балдан авыз итәргә мөмкинлек бирә иделәр,-ди авыл җирлеге башлыгы Мәүлә Исхаков.
Өенә килгән кунакларны да ачык күңел белән каршы ала ул. Һәркем белән ихлас күңеленнән аралаша, хәл-әхвәлләре белән кызыксына, акыллы, төпле киңәшләрен бирә. Теге яки бу мәсьәләдә үз фикерләре белән уртаклаша. Госман ага бүген сөекле кызы һәм яраткан кияве янәшәсендә озын гомер кичерүенә, 12 оныгы, 8 оныкчыгы сау-сәламәт булуларына чиксез сөенә. Госман аганың хәтере дә бик яхшы. Үзенең балачак хатирәләрен, коллективлашу чорларында актив катнашкан авылдашларының исемнәрен берсен дә онытмаган. Авыл "Әлмәндәр"енә Ходай тагын да озын гомер бирсен. Якыннарын һәм оныкларын куандырып тагын озак еллар саулыкта яшәргә насыйп итсен аңа.
Рәсемдә: Госман ага Нотфуллин оныкчыгы Зәринә белән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев