Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

«Авыл көне»

23 июнь көнне Трой-Урайда "Авыл көне" булып узды. Бәйрәмне Урай елгасы буендагы имән урманы шыгында оештырганнар. Мәйдан тирәли аттракционнар, сәүдә нокталары урнаштырылган. Балалар һәм өлкәннәр өчен төрле конкурс-уеннар гөрләп торды. Оештыручылар алдан ук әзерлек чаралары күргәннәр. Мәйдандагы печәнне чаптырганнар, черкиләргә каршы эшкәрткәннәр.

"Авыл көне"н район башлыгы Илһам Валеев ачып җибәрде. Дәүләт бүләкләре булган пенсионерларга Рәхмәт хатлары, кыйммәтле бүләкләр тапшырды. Авылның горурлыгы булган укытучылар, тәрбиячеләр, механизаторлар, терлекчеләр, төзүчеләр, мәктәптә гел бишлегә укучылар, күпләп мал асраучылар да бүләксез калмадылар.
Авылның иң өлкән кешесе М.Смелова, 65 ел бергә яшәгән Анна Николаевна һәм Александр Тимофеевич Маркеловлар, 55 ел гаилә стажы булган Антонина Федоровна һәм Сергей Тимофеевич Маркеловлар истәлекле бүләкләргә лаек булдылар. Әминә һәм Сабирҗан Мөхәммәтшиннар иң мөлаем гаилә дип танылдылар. Любовь һәм Алексей Макаровлар "Күп балалы үрнәк гаилә", асрамага алып 3 бала тәрбияләүче Лидия Емельянова "Кайгыртучан ана" номинацияләрендә билгеләп үтелделәр.
Бәйрәмнең башыннан ахырына кадәр тамашачыларны, "Калинушка" ветераннар хоры, җирле талантлар дәртле җыр-биюләре белән шатландырдылар. "Рапсодия" бию группасының чыгышы бәйрәмнең бер бизәге булды.
Мәдәни программа белән параллель рәвештә спорт ярышлары үткәрелде. Мәйдандагы көрәшне үсмерләр башладылар. Россия җыелма командасы әгъзасы, атказанган спорт остасы, билбау көрәше буенча дөнья чемпионы Раил Нургалиев батыр калды. 18 яшькә кадәр яшьләр арасында Александр Фугин җиңүче булды.
Фәрит Гайнуллин, Илгиз Мәннанов, Рүзәл Габитов, Рафис Гарипов, Игорь Баров, Фәтхрахман Шәрәфиев, Зөлфәт Закиров, Александр Зубов, Евгений Щербин, Рамил Гаязов, Семен Кузнецов һәм башкалар бәйрәмнең спонсорлары буларак зур ярдәм күрсәттеләр. Авыл көнен оештыруда авыл җирлеге башлыгы Илһам Гыйлаҗиев, комиссия рәисе Рәшит Мөхәммәтҗанов, Юлия Фугина, Әнисә Гыйлемханова, Галина Будкина, Фәрит Закиров, Рафыйк Мөхәммәтшин зур көч куйдылар.
«Авыл көне» батырларны хөрмәтләү бәйрәм салюты белән тәмамланды. Җыеннан соң күптән көтелгән шифалы яңгыр да явып үтте.
ЯШЬ БАТЫР А. ФУГИН ТӘКӘГӘ ИЯ БУЛДЫ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев