Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Ата-ана рәхмәте–иң зур бәя

"Березка" балалар бакчасының әзерлек группасы тәрбиячеләре Татьяна Никифорова һәм Елена Рәхмәтуллина өчен бу ел аеруча үзенчәлекле-чыгарылыш елы. Яшь ярымнан тәрбияли башлаган балалары тиздән мәктәпкә китәчәкләр. Әзерлек группасында 26 бала бар. Бу 26 характер дигән сүз. Татьяна Николаевна һәм Елена Леонидовна аларны ничек бар шулай кабул итәләр, яраталар, кайгыртучанлык күрсәтәләр. Тәрбия...

"Березка" балалар бакчасының әзерлек группасы тәрбиячеләре Татьяна Никифорова һәм Елена Рәхмәтуллина өчен бу ел аеруча үзенчәлекле-чыгарылыш елы. Яшь ярымнан тәрбияли башлаган балалары тиздән мәктәпкә китәчәкләр.
Әзерлек группасында 26 бала бар. Бу 26 характер дигән сүз. Татьяна Николаевна һәм Елена Леонидовна аларны ничек бар шулай кабул итәләр, яраталар, кайгыртучанлык күрсәтәләр. Тәрбия эшендә иң мөһиме балаларны чын күңелдән ярату бит. Мондый мохиттә үскән бала дөньяда матурлыкны да күрә белә.
-Без коллективта гына түгел, һәр бала белән аерым да эшлибез. Аның характерын өйрәнәбез, ата-аналарыннан да балага нәрсә ошаганын кызыксынабыз. Тәрбияче өчен төп кагыйдә-аның характерындагы яхшы сыйфатларны тагын да үстерү, үз-үзен тотарга өйрәтү. Үзеңнең эш нәтиҗәләрен күрү зур шатлык, канәгатьләнү хисе бирә,-ди Татьяна Николаевна.
Бала кызыксынучан була. Аңа һәр яңалык кызык. Танып белүгә омтылыш мәктәпкәчә яшьтән үк формалашкан булырга тиеш. Бу максаттан тәрбиячеләр математика, тел байлыгы, музыка һәм башкалар буенча дәресләр үткәрәләр.
-Хәзерге буын балалар элеккеләреннән аерыламы?
-Балалар үзләре яши торган вакытка җайлашып үсәләр инде. Хәзер алар үзләрен иркенрәк тоталар, һәрьяклап үсеш алганнар. Чөнки мәгълүматлы заманада яшибез. Группадагы балаларның сәламәт, актив, хәрәкәтчән булулары куандыра безне,-диләр алар.
Беренче категорияле тәрбияче Татьяна Николаевнаның унынчы юбилей чыгарылышы бу. Гомеренең 37 елын яраткан эшенә багышлаган ул. Шуның 29 елын "Березка" балалар бакчасында эшли.
-Тәрбияче эше бик җаваплы. Ата-аналар балаларын ышанычлы кулларда калдыруларына инанган булырга тиешләр. Татьяна Николаевна үз һөнәренең остасы. Ул яшь тәрбиячеләргә үрнәк булып тора. Хземәттәше Елена Леонидовна белән характерлары буенча төрле булсалар да бер-берсен тулыландырып эшлиләр. Алар группасындагы балалар һәрвакыт нәрсә белән булса да мәшгульләр,-ди балалар бакчасы мөдире Розалия Габитова.
Группадагы чисталыкны кече тәрбияче Минзәлия Галиева тәэмин итә. Ул балаларны ашата да, дәресләр вакытында да булыша.
Бала тәрбияләүдә ата-ана белән берлектә эшләү генә уңай нәтиҗәләр бирә. Шуңа да Татьяна Николаевна, Елена Леонидовна ата-аналарга балаларына мөмкин кадәр күбрәк игътибар юнәлтергә, алар белән аралашырга киңәш итәләр.
Ата-аналарның үзләрен дә тыңлап карыйк әле.
-Безнең тәрбиячеләр берничә ел дәвамында улларыбыз, кызларыбызны назларын, кайгыртучанлыкларын биреп тәрбияләделәр. Без балаларыбыз өчен һәрвакыт тыныч булдык. Татьяна Николаевна һәм Елена Леонидовна балаларыбызны сөйләшергә, уйнарга, үзара аралашырга өйрәттеләр. Хәзер мәктәпкә хәзерлиләр. Зур рәхмәт үзләренә. Ә ата-аналар рәхмәте тәрбияче хземәтенә иң олы бәя инде.
Таңсылу Минһаҗева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев