Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Ат елында–“Зәңгәр дуга”

Язучы, күп китаплар авторы Рәсимә Гарифуллинаның шушы көннәрдә "Зәңгәр дуга" дип исемләнгән өр-яңа китабы дөнья күрде.

Әдибәнең яңа китабына төрле елларда язылган хикәя-повестьлары тупланган. Анда шулай ук авторның вакытлы матбугатта басылып барган әдәби-публицистикасы да урын алган. Татар теленең нәфислеген, йомшаклыгын тоеп, күтәрелгән проблемаларны тирәннән аңлап язылган әсәрләр җиңел укыла һәм уйландыра да. Ә төп тема исә сөю-мәхәббәт хисләре, туган як, туган җир язмышы. Китапка шулай ук язучының үзе һәм иҗаты турындагы мәкаләләр дә кертелгән.
Матур тышлыктагы "Зәңгәр дуга" быелгы Ат елында әдәбият һәм китап сөючеләргә искитмәле бүләк булыр һәм ул һәркемне дә үзенә җәлеп итәр.
Фото "вконтакте" сайтыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев