Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Арабыздан вакытсыз киткән укутычы, тарихчы Каримулла ага Ахунов һәр кемнең күңелендә яши

Кәримулла Ахунов. Бу көннәрдә безнең арабыздан китеп, бакыйлыкка күчте. Күңелдә аңлата алмаслык югалту, бушлык. Халкыбыз, яшәгән төбәгебез өчен аның нинди зур югалту икәнлеген без әле күпмедер вакыт узгач кына тулаем аңышырбыз. Әлегә дөньясында берни дә үзгәрмән, ул да безнең арабызда кебек.

Кәримулла Гыйльфан улы Мамадыш районында туган. Соңрак, 1946 нчы елда, Ахуновлар гаиләсе Кызыл-Йолдыз районы Котлы Бөкәш авылына күчеп килә. Кәримулла абый Котлы Бөкәш урта мәктәбенең 1 нче сыйныфына укырга кереп, 1958 елда урта белем алып чыккан. Хезмәт бурычын үтәп кайтканнан соң 1964 елның январь аеннан хәзерге вакытка кадәр укытучы хезмәтен үти. Укыту елларында читтән торып Казан Дәүләт Педагогия Институтының тарих филология факультетын тәмамлый. 1971 елдан Балык Бистәсе районы Котлы Бөкәш урта мәктәбендә тарих фәнен укыта. Кәримулла абый тарих укытучысы булып эшләгән чорда төбәк тарихына бәйле меңнәрчә тарихи экспонат туплап, авыл музеен төзегән. Соңрак әлеге музей Татарстан дәүләте дәрәҗәсендә танлып, төбәк музее буларак үзгәртелде. Кәримулла абый тарихи экспонатларны туплап кына калмый, аларны матбугат битләрендә киң рәвештә пропагандалап, язма рәвештә дөньяга чыгарды.

Нурулла Гариф.

(Бу язманы газетабыздан укый аласыз).

(Фото авторы Идрис Аметов: Каримулла Ахунов уңнан беренче)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев