Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Аннан һәрчак җылылык бөркелә...

Ул мәктәп мәшәкатьләре белән яши. Аның тыңгысыз характеры, хезмәт сөючәнлеге, һәрвакыт вакыйгалар үзәгендә булырга омтылуы мәктәпнең барлык хезмәткәрләрендә дә чагыла. Ул оста җитәкче буларак коллективны актив эшчәнлеккә туплый белә. Сүзем Балык бистәсе балалар сәнгать мәктәбе директоры Елена Фәсхетдинова турында. Ул балаларны бик ярата. Моны балалар да тоемлыйлар, әлбәттә. "Рапсодия" коллективы...

Ул мәктәп мәшәкатьләре белән яши. Аның тыңгысыз характеры, хезмәт сөючәнлеге, һәрвакыт вакыйгалар үзәгендә булырга омтылуы мәктәпнең барлык хезмәткәрләрендә дә чагыла. Ул оста җитәкче буларак коллективны актив эшчәнлеккә туплый белә. Сүзем Балык бистәсе балалар сәнгать мәктәбе директоры Елена Фәсхетдинова турында.
Ул балаларны бик ярата. Моны балалар да тоемлыйлар, әлбәттә. "Рапсодия" коллективы аның иҗат җимеше. Без ата-аналар аның белән, ансамбль тормышы белән кайныйбыз. Биюләр, музыка, костюмнар аның йортында туалар.
-Елена Рәкыйфовна кайвакыт безне шелтәләп тә ала. Шул ук вакытта мактый да ,-диләр "Рапсодия" бию коллективына йөрүче балалар. -Бер генә репетиция дә аның катнашыннан башка узмый. Кайвакытта барысы да ул теләгәнчә барып чыкмый шул. Әмма ул безне иҗатка, җиңүләргә өнди белә.
-Аннан уңай энергия, җылылык бөркелә. Без аның һәр сүзен, интонациясен тотып алырга омтылабыз. Ул безгә сәхнәдә үзеңне ничек тотарга кирәклеген өйрәтә,-диләр театр группасына йөрүче балалар.
Без, ата-аналар, кыска срокта үз тирәсендә талантлы кешеләрне берләштерә алган җитәкчегә рәхмәтлебез. Алар да балаларны яраталар, талантларын, сәләтләрен үстерү өчен мөмкин булганның барысын да эшлиләр. Яңа бүлекләр барлыкка килү белән балаларга үзләрен төрле юнәлештә күрсәтергә мөмкинлек туды. Алар биредә биергә, курайда, гитарада, башка музыка инструментларында уйнарга, концертлар алып барырга, спектакльләр куярга өйрәнәләр. Ә безнең иҗат мәктәбенең концерт костюмнарына бик күпләр кызыгырлык.
Балалар сәнгать мәктәбенә йөрүчеләр район, республика, хәтта, Халыкара конкурсларда яхшы нәтиҗәләргә ирешәләр. Моны күп сандагы Дипломнар, Грамоталар, призлар раслый.
-Яраткан эшләре белән шөгыльләнүче балаларның бәхетле күзләрен күрү, ата-аналарның рәхмәтләрен ишетү яшәргә, иҗат итәргә киләчәккә планнар төзергә этәргеч бирә,-ди җитәкче.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев