Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Дин һәм без

Казан шәһәренең “Өметлеләр” мәчете имам-хатыйбы Алмаз хәзрәт Сафин белән эксклюзив әңгәмә

Кешенең бу дөньяда кылган барлык яхшы да, начар да гамәлләренә Аллаһ Тәгалә тарафыннан хак бәя бирелә. Ихласлыкка ирешү адәм баласына ансат кына бирелми. Ихлас гамәлләр, ниятләрне һәрвакыт дөресләп торырга кирәк.

 Ә моңа ирешү өчен нәрсәләр эшләргә тиешбез соң? Әлеге сорауларга җавап табарга тырышып, Казан Ислам институты мөгаллиме, Казан шәһәренең “Өметлеләр” мәчете имам-хатыйбы Алмаз хәзрәт Сафин белән фикерләшеп алуны максат итеп куйдык. Хөрмәтле Алмаз хәзрәт! Иң әүвәл, Ихласлык төшенчәсенә аңлатма бирсәгез иде.

-Ихласлык сүзе гарәп теленнән кергән сүз. Ул “пакълау”, “чистарту”, “гамәлләрне бер Аллаһка гына багышлау” дигән мәгънәләрне аңлата. Әлеге төшенчә Ислам динендә бик зур урын алып тора. Чөнки кешенең бөтен гамәле дә Аллаһ Тәгалә каршында шуның белән бәяләнә. Ул бөтен гамәлләрнең дә кабул булу шарты булып тора. Коръәндә Аллаһ Тәгалә Әли Гыймран сүрәсенең 148 аятендә: “Аллаһы Тәгалә гамәлләрне ихлас күңел белән кылучыларны ярата”, - ди. Икенче бер аятьтә: “Раббың Аллаһка ихластан гыйбадәт кыл”, - дип әйтелә (Зүмар сүрәсе, 2 аять).

Ихластан гамәл кылу – ул кешеләрдән бернинди мактау сүзләре әйтүне, олылуны, матди байлыкка ирешүне, файда алуны, рәхмәт әйтүләрен өмет итмичә Аллаһ ризалыгы өчен гамәл кылу. Менә шундый ният белән кылынган гамәл генә ихластан була. Әт-Тәстәри исемле галимнән: “Нәфес өчен кайсы гамәлне кылу авыр?”, дип сорадылар. Ул әйтте: “Ихласлы булу, чөнки аның өчен кешегә бернәрсә дә бирмиләр”.

Мәсәлән, берәр кешегә аннан ярдәм өмет итмичә булышу кешенең ихласлыгын күрсәтә. Әгәр дә ул аңа берәр файда өмет итеп булышса, бу риядан кылынган була. Шулай ук ихлассызлык дини гамәлләрне үтәгәндә дә булырга мөмкин. Мәсәлән, башкалар алдында үзеңне изге итеп күрсәтү өчен намаз, Коръән уку, сәдака бирү, мәчеткә йөрү, кылган гыйбадәтләр турында кешегә мактанып сөйләү. Ахирәт дөньясында бу кешегә әлеге гамәлләре өчен бер әҗер-савап та булмый.

Ихласлы булу кешенең нияте белән бәйле. Шуңа күрә аны һәрвакытта тикшереп, дөресләп торырга кирәк. Суфян әс-Сәүри әтте: “Минем өчен нияткә караганда да дөресләп тору авыр булган башка гамәл юк, чөнки ул гел үзгәреп тора. Ихласлы кеше берәр изге гамәл кылса, кешеләрне шуның өчен мактауларын теләми. Ул үзенең кылган изге гамәлләре турында кешеләргә мактанып сөйләми. Киресенчә, ул аларны яшерергә тырыша. Ихластан кылган бер гамәл кешенең гөнаһлары ярлыканып җәннәткә керүенә сәбәп булырга мөмкин. Мөхәммәд пәйгамбәр әйтте: “Борын заманда бер  хатын кое тирәли әрле-бирле йөрүче бер этне күрде. Ул эт сусаудан әз генә үлмичә калды. Теге хатын аны жәлләп коега төшеп аяк киеменә су тутырды һәм этне эчерде. Шушы гамәле өчен Аллаһ Тәгалә аның бөтен гөнаһларын гафу итте” (Бохари хәдисләр җыентыгы).

Икенче хәдистә Мөхәммәд пәйгамбәр шулай ди: “Элекке заманда бер кеше юлдан барды һәм анда кешеләргә комачаулаучы бер агач ботагын күрде. Кешеләргә зыяны тимәсен дип ул аны читкә алып куйды. Шушы гамәле өчен Аллаһ Тәгалә аның гөнаһларын кичерде” (Бохари хәдисләр җыентыгы).

Кеше бу хәдисләрне дөрес аңларга тиеш. Кайбер кеше эткә су эчертеп яки юлда яткан әйберне кырыйга алып куеп та җәннәткә кереп була икән дип уйларга мөмкин. Әлеге хәдисләрнең төп мәгънәсе һәр эшне: зурмы ул, кечкенәме ихластан кылырга кирәклеге турында бара. Кайбер кеше башкалар күрсен дип бик күп изге гамәлләр кыла, ләкин шуның белән Аллаһның ризалыгына ирешми, ә кемдер кечкенә бер гамәлне Аллаһ ризалыгы өчен кылып, җәннәткә керә.

- Алмаз хәзрәт! Ихлас сыйфатлар тәрбияләү кемнәр өстендә?

-Кешенең күңелдә ихласлылык сыйфаты тәрбияләү белән иң беренче чиратта ата-аналар, әби-бабайлар, аннары балалар бакчасындагы тәрбиячеләр, мәктәптәге укытучылар, мәчеттәге мөгаллимнәр һәм хәзрәтләр шөгыльләнергә тиеш. Нәтиҗә шулдыр- ихлассыз җәмгыять тә була алмый.

- Әхлакый сыйфатларны камилләштерү өчен дә ихласлык кирәк бит.

-Әхлакый сыйфатларны камилләштерү шулай ук кешедә ихласлы булуын таләп итә. Кешегә карата юмарт, мәрхәмәтле, ярдәмчел, гадел, сабыр, эчкерсез булу өчендә иң беренче чиратта ихласлы булу кирәк. Ягъни ихласлы булу ул әхлакый сыйфатларның да төп нигезе булып тора. Аннан башка кеше камиллеккә һәм Аллаһ ризалыгына да ирешә алмый. Алда әйткәнчә, ул шулай ук изге гамәлләрнең һәм гыйбадәтләрнең Аллаһ Тәгалә каршында кабул кылыну шарты да булып тора. Аллаһ Тәгалә барчабызга да күңелебезне көнчлелек, нәфрәт, дошманлык, комсызлык кебек начар сыйфатлардан пакьлап, ихласлык сыйфатына ирешергә ярдәм итсен! Инде соңгы сорауга күчик дисәк тә, ул, әлбәттә, иң әһәмиятлеседер. Мөэмин-мөселманның иң төп китабы Коръәнне аһәңле итеп уку Исламда ихласлыкның иң төп чагылышыдыр ул... -Әйе, Сез,Рамазан әфәнде, үтә дә хаклы.Пәйгамбәребез Мөхәммәт салләллаһү галәйһи үә сәлләмнең тапшырган хәдисендә мондый юллар бар: “Һәрбер әйбернең үз бизәге бар, ә Коръәннең бизәге булып матур тавыш тора”.

Әмма Коръәнне бар ихласыңны биреп, чын күңелдән күркәм итеп уку һәр кешенең дә хәленнән килеп бетми. Нәкъ менә эчкерсез, саф, “үз” тавышы белән (бөтен кеше ишетерлек итеп, әмма шул ук вакытта “каты” кычкырмыйча) Китап укучыларга да юлыгасың. Мондый дәрәҗәгә ирешү өчен Ходай тарафыннан бүләк ителгән сәләтеңне осталык дәрәҗәсенә үстерергә һәм аны белгечләргә гел тикшертеп торырга кирәк. Әһәңле тавышыңны мактау сүзләреннән һәм рияланудан саклау алай ук җиңел түгел, әмма мөмкин эш.

Аллаһ Илчесенең Кыямәт көнендә җавап тотачагыбыз турында әйткән васыятен истә тотарга кирәк: “Аллаһ каршына басканнан соң... фән белән шөгыльләнгән һәм бүтәннәрне гыйлемгә өйрәткән кешегә Аллаһ аңа, Үзе биргән сәләтләр турында исенә төшерергә мөмкинлек бирәчәк һәм, ул кеше, аларны таныячак. (Аллаһы Тәгалә) әйтәчәк: “Син алар белән ни рәвешле файдаландың?” Тегесе җавап бирәчәк: “Мин гыйлем алдым һәм белгәннәремне башкаларга да өйрәттем, Коръән укыдым – боларның барысы да Синең ризалыгың өчен иде. (Аллаһы Тәгалә) әйтәчәк: “Син алдалыйсың. Син, дөрестән дә, гыйлем алдың, әмма ул (синең турында) “син күп белүче” дип әйтсеннәр өчен генә иде. Һәм син (синең турында) “ул – изге Коръәнне укучы” дип әйтсеннәр өчен Коръән укыдың. (Синең турыда) шулай дип әйттеләр дә”. Шуннан соң аны барасы юл буенча йөзе белән аска каратып Утлы җәһәннәмгә сөйрәргә һәм шунда ташларга кушылды”.

Коръәнне ихласлык белән укучы, аерым кеше белән Аллаһ арасында чит телләрдән оста тәрҗемә итүгә охшаган, безгә күренми торган “күпер” булып калырга гына тиеш. Ул изге сүзләр дөньясында гизүче, җанны өзгәләүче, әмма үзенең “кулы” турында ни үзенә, ни әйләнә-тирәдәгеләргә искә төшерми торган үтә күренмәле озата баручы кебек булырга тиеш.

Рамазан Ибраһим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса