Балык Бистәсе яңалыклары

"Авыл офыклары" газетасы - Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Зур хәреф белән языла торган остаз укытучыбыз

Хөсәенова Тәскирә Нуриевна 1942 нче елның 17 нче февралендә Лаеш районы Татар Янтыгы авылында Мәгъмүрә һәм Нуретдин Нуриевлар гаиләсендә 4 нче бала (төпчек бала) булып дөньяга килә.

1949 нчы елның 1 нче сентябрендә Татар Янтыгы җидееллык мәктәбенең 1 нче сыйныфына укырга керә, 1956 нчы елның маенда мәктәпне “5” ле билгеләренә генә тәмамлый. 8 нче – 10 нчы сыйныфларда укуын Олы Солтан урта мәктәбендә дәвам итә.1956 – 1959 нчы елларда бу мәктәптә дә “5 “ ле билгеләренә генә укый. Имтиханнарын рус теленнән генә “4” легә тапшырып, мәктәпне көмеш медальгә тәмамлый. Олы Солтан мәктәбендә бу чорда артист Җәләлов Хәлим Бәдриевич, Мифтахов Фәрук Сәләхович, Бакиров Габдрәхим Сахиповичлар белән бергә укый.
1959 нчы елда Казан кооператив техникумына бухгалтерия бүлегенә укырга керә.1961 нче елда техникумны отличник булып кызыл дипломга тәмамлый.Укуын тәмамлагач, Лаеш районының Чырпы сельпосына эшкә җибәрелә, аннан соң Сокурыдагы Егорово сельпосында, 1963 нче елдан Корноухово сельпосында эшли. Шул вакытта Мәсгут абый белән тормыш корып җибәрә.
1964 нче елның 12 нче гыйнварында Яңа Ырга башлангыч мәктәбендә эшли башлый, анда 4 ай эшләгәннән соң, Тулуш мәктәбенә күчерелә. Укытучы хезмәтен ул җыр, рәсем, сызым дәресләрен укытудан башлый.
     1965 нче елда Казан педагогия институтының физика – математика факультетына читтән торып укырга керә. 1971 нче елда кулына математика укытучысы белгечлеген алып, институтны тәмамлый. 1964-1974 нче елларда математика укытучысы, сыйныф җитәкчесе булып эшли. Ә инде 1974 нче елдан соңгы чыгарылыш укучыларын озатканнан соң, мәктәп директоры булып эшли башлый. 1974-1998 нче елларда Хөсәенова Тәскирә Нуриевна мәктәп директоры вазифасын башкара. Бөтен тырышлыгын куеп, яратып, балаларга тирән белем бирә,укучыларында туган җиргә,аның кешеләренә мәхәббәт, кешелеклелек, шәфкатьлелек сыйфатлары тәрбияли. Тәскирә Нуриевна 38 ел укытучы булып эшләсә, 24 елын җитәкче булып хезмәт итә.
Тәскирә апа Нуриевна безнең өчен дә зур хәреф белән языла торган остаз укытучыбыз,җитәкчебез булды.Ул безне белеме белән генә түгел,килеш килбәте,сөйләме,киң күңеллелеге,якты йөзе белән дә тәрбияләде.Бер яктан туры сүзле,үз фәнен яхшы белүе белән безне сокландырса,икенче яктан, остаз булып, зур эше, гыйлем яки осталыгы белән безгә,һөнәрдәшләренә педагогик эшчәнлегендә уңышларга ирешүгә зур ярдәм иткән җитәкче укытучыбыз да иде.
Хөсәенова Тәскирә Нуриевнаның хезмәте югары бәяләнә: 1984 нче елда аңа “РСФСР ның халык мәгарифе отличнигы” дигән мактаулы исем бирелә, ә соңыннан ул югары категорияле укытучы исеменә лаек була. 1985 нче елның 15 нче январенда Тәскирә Нуриевнаны ВЛКСМ Үзәк комитеты Мактау кәгазе белән бүләкли. 1989 нчы елның 18 нче апрелендә “Хезмәт ветераны” медале белән бүләкләнә.Татарстан мәгариф министрының, Комсомол обкомының, РСФСР “Белем” җәмгыятенең Рәхмәт кәгазьләре белән бүләкләнә.
1997 нче елда 55 яшен тутырып, лаеклы ялга чыга. Ләкин, балаларны яратып, математика фәненнән тирән белем биреп, эшләвен дәвам итә.   
Хөсәенова Тәскирә Нуриевна 2018 нче елның 25 нче октябреннән Шетнево-Тулуш авылының өлкән абыстай вәкаләтләрен раслый. Ул 2024 нче елның 28 нче ноябрендә Татарстан республикасы мәгариф һәм фән министрлыгының  “Мактаулы остаз”  билгесе белән бүләкләнә.
Ул бик киң күңелле, ярдәмчел булды, шуңа күрә авылның олысы, кечесе аны хөрмәтләп, киңәшкә киләләр иде.Ул укыткан укучылар инде олы тормыш юлына аяк бастылар. Исән чагында аның белән укучылары, авыл кешеләре арасындагы  элемтә бервакытта да өзелмәде. Тәскирә Нуриевна 2025 нче елның 30 нчы мартында бакыйлыкка күчсә дә, аны һәрвакыт олы хөрмәт белән искә алалар. Аңа багышлап укучыларының язган шигырьләре дә бихисап.
 Без Хөсәенова Тәскирә Нуриевна белән горурланабыз. Аның безнең мәктәп һәм авыл өчен эшләгән эшләре иксез-чиксез. Без аңа бик рәхмәтле. Аның зур хезмәтен бервакытта да онытмабыз.
2026 нчы елның  18 нче мартында Шетнево-Тулуш мәктәбендә ветеран укытучы һәм директор Хөсәенова Тәскирә Нуриевнага багышланган экспозиция ачылды.

Н. Вәлиева, Р. Гаязова,
Шетнево-Тулуш мәктәбе укытучылары. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса