Зиннур Яруллин: “Абзарда маллар булмаса мин авыруга сабышам”
Починок авылында яшәүче Зиннур Яруллиннарның шау чәчәккә күмелеп утырган ишек алларына кергәч, берәү дә биредә күп итеп терлекләр асрыйлар, дип уйламас.
Гадәттәгечә, тирә юньгә күз салгач кына башыма тикмәгә генә бу гаиләне киңәш итмәгәннәр икән дигән уй килде. Балалык елларыннан ук икесе дә ишле гаиләдә тәрбияләнеп, авыл тормышын үз итеп, әти-әниләренә булышып үсүләренең уңай нәтиҗәсе күз алдында. Зиннур мәктәптән соң Әтнә авыл хуҗалыгы техникумын тәмамлап кайткач аны элеккеге “Сельхозтехника” берләшмәсенең Починок авылындагы ярдәмче хуҗалыгына эшкә билгелиләр. Тормыш иптәше Раилә белән аларны бер дигән торак йорт белән тәэмин итәләр. Шулай итеп 90 нчы еллардан бирле инде алар бу авылда эшлиләр. Халыкның гомер-гомергә камилләшеп килгән тормыш рәвеше, яшәү шартлары үзгәреп киткәч тә алар югалып, аптырашта калмыйлар. Бердәм көч белән үзләренең шәхси ярдәмче хуҗалыкларын торгызырга, үстерергә керешәләр. Авыл җирендә абзар тутырып терлекләр асрау, әби-бабайлардан калган иске гадәт дисәк тә, хезмәте күп булуын сәбәп итеп бүген кайберәүләр аннан читләшә башлады. Ә менә Зиннурның әңгәмә вакытында абзарда маллар булмаса мин авыруга сабышам диюе, күп вакытын хуҗалыгында үткәрүе чыннан да уйландырды. Күренеп тора, гади авыл гаиләсендә тәрбияләнеп күпне күргән әти-әнисеннән күркәм гадәтләрне үзенә сеңдерә алган егет. Аның бу матур сыйфатлары үз хуҗалыгы мисалында да күренеп тора. Гадәттәгечә, шактый олы мәйданны биләгән бакчасында да гөлт иткән тәртип. Малларын инде июнь аеннен бирле алар сихәтле кабак белән сыйлыйлар. Ә кыш чыгарга җитәрлек күләмдә печән запасын үз өлешенә тигән пай җирендә хәстәрлиләр. Азык запасы җитәрлек булгач рәхәт бит инде, бүгенгесе көнне аның хуҗалыгында унбишләп мөгезле эре терлек бар. Дүрт баш савым сыерлары үз гаиләләрен, якыннарын, дус-ишләрен экологик яктан чиста туклану продуктлары белән тулысынча тәэмин итәргә җитә. Сөт, катык, эремчек, май, кефир, йогурт ише ризыкларны Раиләдән дә оста хәстәрләүчеләр тирә-юньдә дә сирәктер. Яруллиннар әле моннан тыш күп итеп кош-кортын асрыйлар, казлары да хуҗалыкларына ямь биреп каңгылдашып йөриләр. Авыл җирендә тулы канлы тормышта яшиләр, дип нәкъ менә шундый Яруллиннар кебек булдыклы, хезмәт сөючән гаиләләрне күз уңында тотып әйтәләр инде.
Идрис Амитов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia