Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Җырчы Аиша: «Күпме үземне ашап йөрдем, үземне гаепле хис иттем, аның алдында гафу үтендем»

Җырчы Аиша Ганиуллина озак вакытлар сәхнәдән югалып торган иде.

Төгәл 5 елдан җырчы яңадан эстрадага кайтты, сәхнәдән генә түгел, хәтта якыннарыннан да баш тартып, үз-үзен тулысынча бер ир-атка багышлап яшәве хакында ачыктан-ачык сөйләде. 

 «30-40-50» подкастына кунак буларак килгәч, җырчы әлеге ир-ат янәшәсендә читлектәге сыман яшәве хакында сөйли. Хатын-кызларны үз-үзенә хыянәт итмәскә чакыра.

Мин шул дәрәҗәдә үземә һәм иҗатыма хыянәт иттем... Читлектә яшәдем. Эт оясында. Була бит агач, пычрак эт оясы, әле ул чылбырлар белән ябып куелган. Шуннан чыккач, мин сулыш алдым. Ничек рәхәт: беркем алдында да хисап тотасым юк, теләгән әйберемне киям, теләгәнемне ашыйм, – ди ул.

Аиша сүзләренчә, аңа әлеге ир-атны тулысынча тәэмин итеп яшәргә туры килгән.

Ул вакытта фатир арендалый идек. Бүлешеп түләү турында сүз дә юк. Бер момент булды – мин яраткан кешеләремә тәмле әйберләр пешерергә яратам. Әни килгәч, аңа да тәмле әйберләр пешерәм. Үз акчама продуктлар сатып алам. Шул ук бәлешен пешерер өчен ит кирәк, мәсәлән. 1-2 ай узгач әйттем, миңа авыр, бәлки, син май булса да алырсың, дидем. Ул беләсезме ничек җавап кайтарды... «Син меркантиль кешемени? Продуктлар алганга акча саныйсың!» Күпме үземне ашап йөрдем, үземне гаепле хис иттем, аның алдында гафу үтендем.

Кызлар! Берүк, беркайчан да үз-үзегезгә хыянәт итмәгез. Үзегезгә ышаныгыз! Үзегезнең иң яхшысы булуыгызга ышаныгыз. Үзегездә шикләнмәгез. Зинһар өчен, үз тормышыгызны башка кешегә тапшырмагыз! Бер ир-ат та безнең күз яшьләребезгә тормый.

Нәрсә телисез – шуны ашагыз, ничек киенергә телисез – шулай киенегез!

Һәм беркайчан да ир-ат өчен түләмәгез!» – ди Аиша, барлык хатын-кызларны да кисәтеп.

Тулырак: https://intertat.tatar/news/yrcy-aisa-berkaican-da-ir-at-ocen-tulamagez-5877069

Фото: "Татар-информ" архивы

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса