Яңа Арыш авылы китапханәсе мөдире укучыларга «Коррупциягә - ЮК дип әйтик!» дип исемләнгән мәгълүмати чара үткәрде
Бүгенге көндә “коррупция” сүзе иң еш яңгыраган сүзләрнең берсе.
Вакытлы матбугат битләрендә, телевизорда да бу сүз бик күп кулланыла. Ә нәрсә соң коррупция, без аның турыда беләбезме?
Әлеге сорауга җавап табу өчен Яңа Арыш авылы китапханәсе мөдире укучыларга «Коррупциягә - ЮК дип әйтик!» дип исемләнгән мәгълүмати танып-белү сәгате үткәрде. Ул коррупция төшенчәсе турында сөйләде, сәбәпләре һәм формалары белән таныштырды. Кешелек дөньясында коррупция булуның бик начар гамәл икәнлегенә басым ясалды, ул җәмәгатьчелекнең авыруы дип аңлатылды. Чара барышында укучылар фикерләре белән уртаклаштылар. "Кем күбрәк?" уенында катнашып, укучылар ришвәт бирү ысулларын белделәр һәм шулай ук бу адымның җинаять икәнен, алай эшләргә ярамый икәнен аңладылар, нинди очракларда күзәтергә булганын ачыкладылар, мисаллар китерделәр.
Рәсүл Мөхәммәтрәхимов, әңгәмәгә кушылып: “Әти-әниләр урта мәктәпне яхшы билгеләренә тәмамлаганнар, үз көчләре белән уку йортларына кергәннәр, уңышлы гына укып чыгып илгә намуслы хезмәт иткәннәр. Мин, гомумән, коррупциягә каршы”, - дип белдерде. Аның белән авырмас өчен бары тик намус белән яшәргә, законнарны бозмаска кирәклеге аңлатылды. Укучыбыз Сәмир Гобәев: “Мин коррупциягә каршы, мин мондый күңелсез күренешләрнең илебездә булуын теләмим! Күп нәрсә үзебездән тора”, - дигән фикерен җиткерде.
Укучылар шулай ук "Матур әдәбият әсәрләрендә коррупция проблемасы..." дип аталган китаплар күргәзмәсе, коррупция темасын яктырткан рәсемнәр белән дә таныштылар, ошаган китапларны өйләренә яздырып алдылар.
Укучыларны намус белән яшәргә өйрәтү һәрберебезнең бурычы. Коррупциягә каршы көрәшне һәркем үзеннән башласа гына уңышка ирешү мөмкин булачак.
Рәзилә Мөхәммәтрәхимова.
Яңа Арыш авылы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia