Хөрмәтле балыкбистәлеләр!
Сезне ихлас күңелемнән 12 июнь – Россия көне белән котлыйм!
Бу көнне без уникаль тарихы, бай мәдәни һәм рухи мирасы булган Ватаныбызны олылыйбыз.
Россиянең кайсы гына өлкә-республикасында, шәһәр-авылларында яшәсәк тә безне уртак максатлар берләштерә. Без Ватаныбыз иминлеге, бүгенге яшәеш, яшь буынның якты киләчәге, Россиянең чәчәк атуы өчен тырышабыз. Җирлегебезнең бүгенгесе һәм киләчәге дә һәркайсыбызның хезмәте, инициативасы һәм гражданлык җаваплылыгына бәйле.
Кадерле балыкбистәлеләр! Әлеге бәйрәм күңелләрдә Россия өчен горурлык хисе уятсын, яшәү көче өстәсен, иҗади хезмәткә рухландырсын! Барыгызга да ныклы сәламәтлек, бәхет, иминлек, эшегездә уңышлар телим. Илебез тыныч, күгебез һәрвакытта да аяз булсын!
Радик Ислямов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев