Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Хатын-кызның бар бәхете- Ана булу, Әни булуда!

Шушы көннәрдә Казан шәһәренең «Туган авылым» милли комплексында әниләр марафонының йомгаклау чарасы булып узды.

 Марафон барышында катнашучылар милли тәрбия, туган телне саклау һәм үстерү, бала тәрбияләү, милләтебез киләчәгенә кагылышлы фикерләре белән генә уртаклашып калмадылар, үзләренә яңа фикердәш һәм дуслар та таптылар.
Быел алтынчы тапкыр уздырылган «Әниләр марафоны»  Татарстанның һәм илебезнең төрле почмакларыннан килгән йөздән артык марафончы әнине бер мәйданга җыйды. Традицион рәвештә безнең балыкбистәлеләр дә әлеге күркәм чарадан читтә калмады.  
Алдагы елларда «Тәртип» радиосы, «Сөембикә» журналы канаты астында уздырылган әлеге марафон быел «Ватаным Татарстан»  газетасы белән берлектә үткәрелде. Һәр ел саен 1-21 ноябрь көннәрендә гамәлгә куела торган быелгы марафонның төп үзенчәлеге – темаларның ике көнгә бер бирелүе һәм аларның Гүзәл Идрисова, Зөлфәт Зиннуров, Гүзәлем, Ләйсән Сафина, Ләйсән Гыймаева, Энҗе Шәйхетдинова, Динара Әхмәт, Әлфинур Хисами, Илүзә Әминова, Гөлназ Дениз кебек танылган шәхесләр тарафыннан яңгыравы булгандыр, мөгаен.
Бәйрәм чарасы «Әниләр марафоны» проектының җитәкчесе, журналист Динара Әхмәтнең сәламләү сүзеннән башланып китте.  Татарстанның халык җырчысы Вадим Захаров та җырларын бүләк итте. Бирегә мәртәбәле кунаклар да килгән иде.
Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Мәдәниятне үстерүгә ярдәм фонды башкарма директоры җитәкчесе Нурия Һашимова әниләрне Татарстан Рәисе Администрациясе җитәкчесе Әсгать Сәфәров исеменнән сәламләде:
– Ана хакы – зур әйбер ул. Әни кеше нинди генә һөнәрләрне берләштерми! Җәннәт тә – әниләр аяк астында, диләр. Мондый чаралар, проектлар матур, бормалы, моңлы туган телебезне тагын да үстерергә ярдәм итә, – диде.
«Тәртип» радиосы баш мөхәррире Ризәлә Исмәгыйлева:
– Өйдә бала белән утыручы әниләр өчен башлаган проектның беренче йомгаклау чарасына нибары 28 әни килгән иде. Быел исә, «Әниләр марафоны» яңа дәрәҗәгә чыкты. Ул яшь әниләрне берләштереп кенә калмый, буыннар арасындагы элемтәне саклый, халкыбыз гореф-гадәтләрен дәвам иттерә, – диде.
Чарада Кукмара егете, өч бала әтисе Райнур Газизов гаиләдә балаларын хезмәттә тәрбияләү тәҗрибәсе белән уртаклашты. Гастроэнтеролог Алинә Хәсәншина әниләрне иң еш борчыган сорауларга җавап бирде. Гаилә психологы Гөлзар Вәлиева эш белән гаилә арасында бәргәләнүче әниләргә күңел тынычлыгы бирердәй киңәшләре белән бүлеште. Чәй белән сыйланып көч җыеп алган кунакларга Мәхмүт хәзрәт Шәрәфетдин «Бәхетле булуның биш шарты» серләрен чиште.
«Туган авылым» милли комплексы җитәкчесе Радик Абдрахманов да биредә иде. Ул марафонның дәвамлы булуын теләде һәм кунакларны «Туган авылым» комплексында узучы бәйрәмнәр белән таныштырды.
Әниләргә күчтәнәч булсын дип, Райнур Газизов һәм Мәхмүт Шәрәфетдин гаиләләре һәр катнашучыга күчтәнәч белән килгән. «Елмай» сөт комбинаты һәр әнигә бүләк җибәргән. Күпсанлы иганәчеләрнең бүләкләрен лотерея уйнатып тапшырдылар. Ямь өстенә ямь булып, барлыгы 60 бүләк бәхетле иясен тапты.
«Ак калфак» татар хатын-кызлары оешмасы рәисе Кадрия Идрисова:
– Безнең барыбызны да анага карата мәхәббәт берләштерде. Бу хис кулга каләм алырга этәрә, әниләргә әйтелмәгән сүзләрне әйтергә, аларны кәгазь битләренә күчерергә рухландыра. Бер кулы белән бишек тибрәткән ана бөтен дөньяны тибрәтә, диюләре дә хак бит, – дип, җылы һәм ихлас сүзләрен җиткерде.  
Без – балыкбистәлеләр марафонда катнаша алуыбызга бик бәхетле.
Алга таба да марафонның дәвамлы булуын теләп калабыз!
Рәзилә Мөхәммәтрәхимова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса